ҺАВА ТОРЫШЫ -11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
17 февральнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Рөстәм Миңнеханов чаңгычыларны эстафетада уңышлы чыгышлары белән котлады
Татарстан приставлары сатуга Казан уксус заводы бинасын һәм самолет куйды
Казанда китап кибетендә Әдәби марафон проекты җиңүчеләрен бүләкләделәр
Россия кызлары Казанда бадминтон буенча Европа чемпионатында “бронза” яулады

Сәясәт

Путин солдатларга “Россиягә хезмәт итәргә” боерды

22 гыйнвар 2018, 21:30 , Фото: Ильнар Тухбатов

Путин солдатларга “Россиягә хезмәт итәргә” боерды Хәзер солдатлар командирның котлавына йә рәхмәт белдерүенә “Россиягә хезмәт итәм” дип җавап кайтарырга тиеш.

(Казан, 22 гыйнвар, “Татар-информ”). Россия Президенты Владимир Путин солдатларның командирга җавап бирү рәвешен гадиләштерде. Россия Кораллы көчләрендә Эчке хезмәт уставына үзгәрешләр турындагы указ хокукый мәгълүмат рәсми интернет-порталында чыкты.

Хәзер солдатлар командирның котлавына йә рәхмәт белдерүенә “Россиягә хезмәт итәм” дип җавап кайтарырга тиеш. Элек солдатлар “Россия Федерациясенә хезмәт итәм” дип әйтә иде.

“Әгәр командир (җитәкче) сафта басып торучы хәрби часть (подразделение) хәрби хезмәткәрләрен котласа, алар өч тапкыр сузып “ура” кычкырырга тиеш. Әгәр командир (җитәкче) хәрбиләргә рәхмәт белдерсә, хәрби хезмәткәрләр “Россиягә хезмәт итәбез” дип җавап кайтарырга тиеш”, - диелгән әлеге указда.

Алдарак 1 гыйнвардан Россиядә кораллы көчләрнең штат саны кимү турында билгеле булган иде.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр