ҺАВА ТОРЫШЫ -17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Лениногорскида укучы баланы бәрдергәннәр
"Казан" агросәнәгать паркы 2017 елгы эшчәнлегенә Президент каршында хисап тотты
Күренекле режиссерлар Тумашевларны Балтач районы Нөнәгәр авылында зурлап искә алдылар
Кыргызстан халкы төрек телендәге китаплар һәм газеталар белән кызыксына
Арча-Әтнә хәрби комиссариаты иң оста шахматчыларны ачыклады

Спорт, Фән һәм мәгариф

Әгерҗе мәктәбе укучысы республика чаңгы ярышында көмеш һәм бронза медаль алды

22 гыйнвар 2018, 22:00

Әгерҗе мәктәбе укучысы республика чаңгы ярышында көмеш һәм бронза медаль алды Яшел Үзән шәһәрендә 2002-2003 елгы яшүсмерләр арасында республика беренчелегенә узган чаңгы ярышларында Әгерҗе районыннан да укучылар катнашты.

(Әгерҗе, 22 гыйнвар, “Татар-информ“, "Әгерҗе хәбәрләре", Миләүшә Ягъфәрова). Әгерҗе мәктәбе укучысы республика чаңгы ярышында көмеш һәм бронза медаль алды. Яшел Үзән шәһәрендә 2002-2003 елгы яшүсмерләр арасында республика беренчелегенә узган чаңгы ярышларында Әгерҗе районыннан да укучылар катнашты, дип яза җирле басма.

Бима мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Богдан Павлов классик стильдә биш чакрымга узышуда – икенче, ирекле стильдә өченче урын алды. Ул Кубок һәм Диплом белән бүләкләнде. Богдан 6-10 февральдә Мәскәүдә узачак Россия чемпионатында катнашу хокукы да алды.

Республика беренчелегендә шулай ук Бима мәктәбеннән Наталья Петашева һәм Күләгәштән Александр Изиргин да район данын яклап чыгыш ясадылар.

Гомумән, республиканың 27 балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе арасыннан әгерҗелеләр унынчы урынга лаек булдылар. Яшь спортчыларны бәйгегә тренерлар Евгений Яркеев һәм Эдуард Михайлов әзерләделәр.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр