ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Әхмәт Мәзһәров: Татар телен белү миңа нык ярдәм итте
Казанда юл инспекторы һәлак булган авария видеосы чыкты
Чаллыда ир-ат үз фатирында янып үлгән
Рөстәм Миңнеханов Татарстан Экспорт советын төзеде
М.Садыйков Республика онкология диспансеры коллективын яңа баш табиб белән таныштырды

Мәдәният

Айрат Сибагатуллин Кече шәһәр театрлары республика фестивале үткәрергә тәкъдим итә

22 гыйнвар 2018, 16:13 , Фото: tatarstan.ru

Айрат Сибагатуллин Кече шәһәр театрлары республика фестивале үткәрергә тәкъдим итә «Кече шәһәр театрлары» һәм «Театр – балаларга» федераль проектларында Татарстанның тугыз дәүләт һәм ике муниципаль театры катнашты.

(Казан, 22 гыйнвар, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Быел республикада Кече шәһәр театрлары театр фестивале үткәрелүе мөмкин. Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының йомгаклау коллегиясендә шундый тәкъдим белән чыкты.

«Кече шәһәр театрлары» һәм «Театр – балаларга» федераль проектларында Татарстанның тугыз дәүләт һәм ике муниципаль театры катнашты. Аларның күбесе – Кама арты театрлары, - диде министр чыгышында.- Театрларга бүленгән 37 миллион сумнан артык федераль һәм республика акчаларына 26 яңа спектакль куелды, матди-техник база яхшыртылды”.

“Проект кысаларында узган ел бик уңышлы спектакльләр куелуын, Кама арты театрлары тарафынан классик драматургияне популярлаштыру, татар телен үстерү, яңа иҗади формалар эзләү буенча актив эш башкарылуын исәпкә алып, 2018 елда Кече шәһәр театрлары республика фестивале үткәрергә тәкъдим итәм”, - диде Айрат Сибагатуллин.

Министр федераль проектларның быел да дәвам ителәчәген әйтте.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10