ҺАВА ТОРЫШЫ +22 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Теләче мәктәпләрендә чыгарылыш тантаналары узды
М.Шәймиев: Татарстан парламенты РФ Конституциясенә каршы килә торган карар кабул итә алмый
Эльмира Кәлимуллина Дөнья чемпионатында үз репертуарыннан татарча җырлар башкарачак
Ф.Мөхәммәтшин Иҗтимагый палатага социаль юнәлешле оешмалар белән эшне көчәйтергә кушты
Зәйдә 178 унберенче сыйныф укучысы өчен соңгы кыңгырау яңгырады

Хәвеф-хәтәр

Биектау районында кеше үлеменә китергән юл һәлакәтендә 7 яшьлек кыз зыян күргән

22 гыйнвар 2018, 09:47 , Фото: vestikamaza.ru

Биектау районында кеше үлеменә китергән юл һәлакәтендә 7 яшьлек кыз зыян күргән Казан – Малмыж трассасының 23 нче чакрымында бер юлы биш автомобиль бәрелешкән.

(Казан, 22 гыйнвар, «Татар-информ»). Биектау районында кеше үлеменә китергән биш автомобиль катнашындагы юл һәлакәтендә 7 яшьлек кыз зыян күргән, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән.

Моңа кадәр «Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, Казан – Малмыж трассасының 23 нче чакрымында «Лада Приора» каршы як полосага чыга һәм «Ниссан Кашкай» белән «маңгайга-маңгай» килә, аннары 14 нче модель «Лада» белән бәрелешә. Шуннан соң «Лада Приора»га Казан ягына таба хәрәкәт иткән «Хендэ Солярис» һәм 14 нче модель «Лада» автомобильләре килеп бәрелә.

Һәлакәт аркасында, «Приора» автомобилен идарә иткән 49 яшьлек хатын, шулай ук аның 36 яшьлек пассажиры алган җәрәхәтләрдән шунда ук һәлак була.

Төрле тән җәрәхәтләре алган 36 яшьлек «Хендэ» шоферын, аның 38 яшьлек пассажирын, шулай ук 7 яшьлек кызны хастаханәгә озаталар.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10