ҺАВА ТОРЫШЫ -17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Лениногорскида укучы баланы бәрдергәннәр
"Казан" агросәнәгать паркы 2017 елгы эшчәнлегенә Президент каршында хисап тотты
Күренекле режиссерлар Тумашевларны Балтач районы Нөнәгәр авылында зурлап искә алдылар
Кыргызстан халкы төрек телендәге китаплар һәм газеталар белән кызыксына
Арча-Әтнә хәрби комиссариаты иң оста шахматчыларны ачыклады

Хәвеф-хәтәр

Татарстанда биш автомобиль бәрелешү аркасында ике кешенең гомере өзелгән

22 гыйнвар 2018, 08:27 , Фото: vestikamaza.ru

Татарстанда биш автомобиль бәрелешү аркасында ике кешенең гомере өзелгән Өч кеше төрле тән җәрәхәте алган.

(Казан, 22 гыйнвар, “Татар-информ”). Кичә Татарстанда Казан – Малмыж юлында килеп чыккан юл-транспорт һәлакәтендә ике кешенең гомере өзелгән. Бу хакта Татарстанның Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте җиткерә.

Трассаның 23 нче чакрымында, Биектау районы территориясендә, биш җиңел автомобиль бәрелешкән.

Беренчел фаразлар буенча, Казан ягыннан килгән “Лада Приора” йөртүчесе каршы як полосага чыга һәм “Ниссан Кашкай” машинасына “маңгайга-маңгай” бәрелә, шуннан соң 14 нче модель “Лада” белән бәрелешә.

Ә “Лада Приора”га Казанга таба бара торган “Хендэ Солярис” һәм 14 нче модель “Лада” бәрелә.

Юл-транспорт һәлакәтендә өч кеше тән җәрәхәте ала, ә “Лада Приора”ның йөртүчесе белән пассажиры урында ук вафат була.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр