ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Казанда балалар коллективлары арасында Тукайга һәм Пушкинга багышланган бәйге булды
Татарстанда чәчү 1544,6 мең гектарда башкарылган
Татарстан Президенты: Чәчү кампаниясе ахырына якынлаша, борчылырлык урын юк
22 майның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Мәскәүдә башкорт телен яклап концерт куйганнар

Җәмгыять, Авыл

Фото: Әлкидә кышкы балык тоту бәйгесе үтте

21 гыйнвар 2018, 14:38 , Фото: alki-rt.ru

Фото: Әлкидә кышкы балык тоту бәйгесе үтте Бәйгедә барлыгы 30 кеше катнашкан.

(Казан, 21 гыйнвар, “Татар-информ”, "Әлки хәбәрләре"). Әлки районының Базарлы Матак авылында кышкы балык тоту бәйгесе узды. Бәйгедә барлыгы 30 кеше катнашты. Бу хакта районның “Әлки хәбәрләре” басмасы хәбәр итә.

Җиңүчеләр төрле номинацияләрдә билгеләнде. Кем балыкны күбрәк тоткан, беренче балыкны кем каптырган, иң эре балык кемдә? Бәйгедә болар барысы да ачыкланды, дип хәбәр ителә. Балык тоту бәйгесе кичә иртәнге сәгать 8 дән 11гә кадәр булган.

Грамота һәм истәлекле бүләкләрне бәйге җиңүчеләренә район башлыгы Александр Никошин тапшырган. Бүләкләү чарасыннан соң барысы бергәләп кайнар чәй эчеп, үзләре тоткан балыктан уха белән сыйландылар, диелгән район хәбәрендә.  


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10