ҺАВА ТОРЫШЫ -12 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
"Казан" агросәнәгать паркы 2017 елгы эшчәнлегенә Президент каршында хисап тотты
Күренекле режиссерлар Тумашевларны Балтач районы Нөнәгәр авылында зурлап искә алдылар
Кыргызстан халкы төрек телендәге китаплар һәм газеталар белән кызыксына
Арча-Әтнә хәрби комиссариаты иң оста шахматчыларны ачыклады
VII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенында 750 вәкил катнашачак

Мәдәният

Минзәләдә бер яшьтән башлап балалар уйный торган "Бәби-театр" ачыла

21 гыйнвар 2018, 12:04 , Фото: Салават Камалетдинов

Минзәләдә бер яшьтән башлап балалар уйный торган Минзәлә татар дәүләт драма театрында балалар өчен “Бәләкәч” театры ачыла.

(Казан, 21 гыйнвар, “Татар-информ”). Бәби-театр балалар спектакльләрендә яңа алым, анда бала тамашачы гына түгел, ә үзе дә театраль хәрәкәтнең актив катнашучысы булып китәчәк, дип Минзәлә районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

"С. Өметбаев исемендәге Минзәлә дәүләт татар драма театрында 1дән 7 яшькә кадәрге балалар өчен февраль аеннан “Бәләкәч” театры ачыла. Биредә уен мәйданы 20-30 катнашучыга каралган. Монда 1 яшьтән зуррак булган нәниләр дә үзләрен яхшы хис итә. Артистлар белән балалар арасында уңай мөнәсәбәт урнаша. Театрның кече залы тулаем кечкенә тамашачылар һәм аларның әти-әниләре өчен махсус җиһазландырыла", - дип хәбәр ителә сайтта.

Катнашырга теләге булганнар өчен, режиссер Алмаз Садриевның бәби-спектакльләр куюда тәҗрибәсе булуы, репертуарның  еш алышыначагы, тылсымлы дөнья ата-аналар өчен дә кызыклы булачагы җиткерелә.

Театр кызыксынучылардан тәкъдимнәр көтә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр