ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Быел Сәләт аланы һәм форумнарында 20 мең кеше катнашачак
Быел Биләрдә алты Сәләт Форумы узачак
Төнлә Казанда +3 градус булачак
Даниянең иммиграция министры мөселманнарга Рамазан аенда ял алырга тәкъдим итә
21 майның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Фән һәм мәгариф

Буага чит илдән кунаклар килде

21 гыйнвар 2018, 03:00 , Фото: buinsk-tat.ru

Буага чит илдән кунаклар килде Биредә “Яшь укытучының һөнәри компетентлылыгын үстерү” дигән темага халыкара семинар узды.

(Буа, 21 гыйнвар, "Татар-информ", "Байрак"). Буага Ганадан, Кубадан һәм Индонезиядән кунаклар килде, дип яза җирле басма.

Биредә “Яшь укытучының һөнәри компетентлылыгын үстерү” дигән темага халыкара семинар узды. Анда республиканың төрле районнарыннан, Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгыннан килгән 100дән күбрәк катнашучы арасында әлеге илләрдән килеп Казанда аспирантурада һәм магистратурада белем алучылар да бар иде. Кунакларны балалар сәламләде. Биш секциядә эш чыгышлар ясау, дәресләр, мастер-класслар күрсәтү, тәҗрибә уртаклашу белән үрелеп барды. Чит ил кунаклары арасында да чыгыш ясаучылар булды. Алар семинарның тәҗрибә өчен файдалы булуын әйттеләр.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10