ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Казанда балалар коллективлары арасында Тукайга һәм Пушкинга багышланган бәйге булды
Татарстанда чәчү 1544,6 мең гектарда башкарылган
Татарстан Президенты: Чәчү кампаниясе ахырына якынлаша, борчылырлык урын юк
22 майның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Мәскәүдә башкорт телен яклап концерт куйганнар

Спорт

Алинә Заһитова фигуралы шуу буенча Европа чемпионатында алтын медаль яулады

20 гыйнвар 2018, 22:42

Алинә Заһитова фигуралы шуу буенча Европа чемпионатында алтын медаль яулады Алинә Заһитованың әтисе Илназ тумышы белән Актаныш районыннан.

 (Казан, 20 гыйнвар, "Татар-информ"). Алинә Заһитова фигуралы шуу буенча Европа чемпионатында хатын-кызлар арасында  ялгыз чыгышта беренче урын алды. 

Ике тапкыр Европа чемпионы Евгения Медведева икенче урын, Италия спортчысы Каролина Костнер өченче урын алды. 

Фигуралы шуу буенча Европа чемпионаты Мәскәүдә уза.

Алинә Заһитованың әтисе Илназ тумышы белән Актаныш районы Әҗби (Татарский Азибей) авылыннан. Алинәнең әтисе үзе дә спортчы, хоккейчы, 2015-2016 елларда "Ижсталь" командасының тренеры иде.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10