ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Казанда балалар коллективлары арасында Тукайга һәм Пушкинга багышланган бәйге булды
Татарстанда чәчү 1544,6 мең гектарда башкарылган
Татарстан Президенты: Чәчү кампаниясе ахырына якынлаша, борчылырлык урын юк
22 майның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Мәскәүдә башкорт телен яклап концерт куйганнар

Җәмгыять

Бохараның танылган татар-башкорт җәмгыяте эшлеклесенә 90 яшь тулган

20 гыйнвар 2018, 16:41 , Фото: livebukhara.uz

Бохараның танылган татар-башкорт җәмгыяте эшлеклесенә 90 яшь тулган 2002 елда Глүм Габидуллин Бохара өлкәсе татар-башкорт милли-мәдәни үзәге рәисе итеп билгеләнгән.

(Казан, 20 гыйнвар, «Татар-информ»). Кичә, 19 гыйнварда, танылган җәмәгать эшлеклесе, Бохара өлкәсе татар-башкорт милли-мәдәни үзәге рәисе Глүм Габидуллинга 90 яшь тулды, дип хәбәр итә үзәк матбугат хезмәте.

Глүм Гибадуллин 1928 елда Самара губерниясе Камышлы районы Иске Ермаково авылында туган. Ул кечкенә булганда ук гаиләләре белән Бохарага күчкәннәр. 14 яшьтән һәм армиягә кадәр хисапчы булып эшләгән. Армиядән соң бухгалтер курсларын тәмамлаган, колхозда баш бухгалтер булып эшли башлаган.

Ул 35 яшендә Казан дәүләт университетына укырга кергән һәм татар-үзбәк әдәби элемтәләрен һәм мәдәнияләр йогынтысын өйрәнгән. Ул бу эшен гомере буе татар-башкорт үзәгендә эшләгәндә дәвам иткән.

2002 елда Глүм Гибадуллин Бохара өлкәсе татар-башкорт милли-мәдәни үзәге рәисе булган. Аның җитәкчелегендә күп кенә чаралар үткәрелгән, алар арасында - татар һәм башкорт телләре көннәре, иҗади кичәләр, милли гореф-гадәтләр һәм традицияләргә багышланган көннәр.

Хәзер Глүм Гибадуллин Чаллыда балалары янында яши.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10