ҺАВА ТОРЫШЫ -11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
17 февральнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Рөстәм Миңнеханов чаңгычыларны эстафетада уңышлы чыгышлары белән котлады
Татарстан приставлары сатуга Казан уксус заводы бинасын һәм самолет куйды
Казанда китап кибетендә Әдәби марафон проекты җиңүчеләрен бүләкләделәр
Россия кызлары Казанда бадминтон буенча Европа чемпионатында “бронза” яулады

Спорт

Россия экипажы “Дакар -2018” дә беренче һәм өченче бара

20 гыйнвар 2018, 13:16 , Фото: kamazmaster.ru

Россия экипажы “Дакар -2018” дә беренче һәм өченче бара Финиш этабы алдыннан йөк машиналары арасында генераль классификациядә Эдуард Николаев беренче урынны тота.

(Чаллы, 20 гыйнвар, «Татар-информ», Евгений Сироткин). “Дакар-2018” раллие финишы алдыннан йөк машиналары зачетында Россия экипажы “КАМАЗ”ларда беренче һәм өченче бара.

Йөк машиналары арасында катлаулы 12нче этапта Эдуард Николаев экипажы финишка беренче килде. Икенче - аның команда буенча иңдәше Айрат Мәрдиев. Лидердан соң 6 минутка соңга калып, Мартин Коломы өченче булып килде.

Финиш этабы алдыннан йөк машиналары арасында генераль классификациядә Эдуард Николаев беренче урынга урнашты, Айрат Мәрдиев - өченче. Икенче – “МАЗ”да Сергей Вязович идарәсендәге Беларусь экипажы.

Бүген экипажны 120 км боҗрадан гыйбарәт Кордоба – Кордоба махсус участогын узу һәм финиш көтә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр