ҺАВА ТОРЫШЫ -20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
24 февральнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Лениногорскида укучы баланы бәрдергәннәр
"Казан" агросәнәгать паркы 2017 елгы эшчәнлегенә Президент каршында хисап тотты
Күренекле режиссерлар Тумашевларны Балтач районы Нөнәгәр авылында зурлап искә алдылар
Кыргызстан халкы төрек телендәге китаплар һәм газеталар белән кызыксына

Авыл

Нәселле терлек асрый торган алдынгы һәм артта барган хуҗалыклар билгеле булды

20 гыйнвар 2018, 12:47

Нәселле терлек асрый торган алдынгы һәм артта барган хуҗалыклар билгеле булды Әтнә районы - барлык сыерлары нәселле булганга, сөт һәм продуктлык ягыннан иң алда.

(Казан, 20 гыйнвар, «Татар-информ»). Нәселле терлекләрнең күп өлеше - Татарстанның төньяк районнарында. Бу хакта Татарстан Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов белдерде. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте җиткерә.

Министр сүзләренчә, мисал өчен, Әтнә районы, барлык сыерлары да нәселле булганга күрә, сөт һәм продуктлык буенча иң алда бара. Монда 100га авыл хуҗалыгы җиренә 1200 центнердан артык сөт җитештерелгән.

Балтач, Кукмара һәм Саба районнарында шул ук күләмдәге авыл хуҗалыгы җирләрендә 850 центнердан күбрәк сөт савыла.

Моннан тыш, министр артта калган районнар исемлеген дә хәбәр итте. Алар – Менделеевск, Мөслим, Балык Бистәсе, Кама Тамагы, Бөгелмә, Спас һәм Чирмешән районнары. Бу районнарда 100 га җирдә, продуктлык бер сыерга 3-4 мең кг булганда, 73-190 центнер гына сөт алына.

Бүгенгә Татарстанда барлыгы нәселле терлек асрый торган 81 хуҗалык үсештә, дип санала.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр