ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
“Буа театры: диалог киңлегендә” фестивален Сергей Безруков спектакле тәмамлады
Әтнә кызы WorldSkills Russia чемпионатында җиңү яулаган
Дөнья чемпионаты вакытында Казанга автобуслар керү чикләнә
Галимә мәгариф системасының башында торды - Флера Сафиуллинаның дәвамчылары
24 майның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Фән һәм мәгариф

Әгерҗе районында ике генә балалы бакча да бар

20 гыйнвар 2018, 19:00

Әгерҗе районында ике генә балалы бакча да бар 1 сентябрьгә әлеге бакчаларның кайберләрендә балалар саны тагын да кимиячәк.

(Әгерҗе, 20 гыйнвар, “Татар-информ“, "Әгерҗе хәбәрләре", Дания Абзалиева).Әгерҗе районында мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә һәм төркемнәрендә 1997 бала тәрбияләнә. Шуларның нибары 216сы – авыл бакчаларында. Әмма авылларда бакчага йөрүчеләр саны елдан-ел кими, дип яза җирле басма.

– Бүгенге көндә Уразай бакчасына нибары өч бала йөри, Девәтернә һәм Азевода – бишәр, Кадыбашта һәм Кадрәктә – алтышар, Варкләд-Бодьяда сигез сабый. Иң аз бала саны – Кодашта. Анда бакчада нибары ике бала тәрбияләнә, – ди район мәгариф идарәсе методисты Ләйсән Рамилевна.

1 сентябрьгә әлеге бакчаларның кайберләрендә балалар саны тагын да кимиячәк. Чөнки сабыйлар мәктәпкә китә, ә алар урынына килүче юк.

Әле ярый, моңа капма-каршы буларак, сабыйлар тавышыннан гөрләп торган бакчалар да бар. Әйтик, Бимада балалар бакчасына йөрүче сабыйлар – 21, Кырындыда – 24, Исәнбайда – 26, Сарсак-Омгада – 38. Тирсәнең “Миләүшә“ бакчасы – иң күп бала тәрбияләүче. Анда бүгенге көндә 81 бала йөри.

Шуңа да карамастан райондагы барлык бакчаларның да балаларга белем һәм тәрбия бирү буенча үз программалары бар. Һәр бакча эш алымнарын инновацион мәйданчыкларда камилләштерә. Һәрберсе Казан йә Чаллы югары уку йорты белән хезмәттәшлек итә.

– Шул ук вакытта аерым юнәлешләрдә уңышлы эшләп килүче авыл балалар бакчаларын да атыйсы килә. Пеләмеш бакча-мәктәбендә инде күп еллар математик юнәлештә уңышлы эш алып барыла. Моның нәтиҗәсе буларак, әлеге балалар Бима мәктәбенә укырга киткәч тә математика буенча матур уңышларга ирешәләр. Кадыбаш бакчасы да шушы юнәлешкә өстенлек бирә. Бимада сәламәт яшәү рәвешенә, балаларны чыныктыруга зур игътибар бирәләр. Алар хәтта җәен дә ылыс өстеннән чаңгыда шуалар. Кичкетаңда экологик тәрбия бирү өстенлек алган. Исәнбайда татар телен үстерү, патриотик тәрбия бирү юнәлешендә уңышлы эшлиләр, – ди Ләйсән Кәлимуллина.
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10