ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Казанда балалар коллективлары арасында Тукайга һәм Пушкинга багышланган бәйге булды
Татарстанда чәчү 1544,6 мең гектарда башкарылган
Татарстан Президенты: Чәчү кампаниясе ахырына якынлаша, борчылырлык урын юк
22 майның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Мәскәүдә башкорт телен яклап концерт куйганнар

Фән һәм мәгариф

Зәйдә “Ел тәрбиячесе”конкурсы бара

20 гыйнвар 2018, 02:00

Зәйдә “Ел тәрбиячесе”конкурсы бара Конкурсның финалында 1,2,3 нче урыннарны яулаган тәрбиячеләр Зәй данын төбәк конкурсында яклаячак.

(Зәй, 20 гыйнвар, "Татар-информ", "Зәй офыклары", Николай Шамионов). Зәйдә инде икенче атна “Ел тәрбиячесе -2018” республика конкурсының муниципаль этабы (сайлап алу) бара. Быелгы конкурста шәһәр балалар бакчаларыннан 17 тәрбияче катнаша. Аларның шактые жюри алдында осталыгын күрсәтте инде, дип яза җирле басма.

Кичә “Тылсымлы әкият” бакчасында тагын 5 педагог – Елена Бурый (“Тату гаилә” бакчасы), Ирина Горячева (“Уймак кыз”), Ләйлә Зарипова (“Алтынчәч”),Ирина Ковальчук (“Кыңгырау чәчәк”) һәм Лилия Сергеева (“Энҗе”) балалар белән эшләүдә ачык шөгыль күрсәттеләр. Аларның һәркайсы төрле төркемгә йөрүче сабыйлар белән уеннар һәм әкият аша тәрбия бирү осталыгында үзләрен сынады. Шунысын әйтик, конкурсның сайлап алу турыннан соң финалга 7 педагог чыгачак. Аңа кадәр аларның барысы да эшчәнлек буенча “Презентация” бәйгесе аша үтәчәк.

Конкурсның финалында 1,2,3 нче урыннарны яулаган тәрбиячеләр Зәй данын төбәк конкурсында яклаячак. Анда җиңүчеләр конкурсының төп финалына чыгачак.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10