ҺАВА ТОРЫШЫ -20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
24 февральнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Лениногорскида укучы баланы бәрдергәннәр
"Казан" агросәнәгать паркы 2017 елгы эшчәнлегенә Президент каршында хисап тотты
Күренекле режиссерлар Тумашевларны Балтач районы Нөнәгәр авылында зурлап искә алдылар
Кыргызстан халкы төрек телендәге китаплар һәм газеталар белән кызыксына

Җәмгыять

Өлешләп торак төзү буенча контроль көчәйтелә – прокурор

19 гыйнвар 2018, 22:06

Өлешләп торак төзү буенча контроль көчәйтелә – прокурор Рөстәм Миңнеханов бу мәсьәләне контрольдә тотарга кушты.

(Казан, 19 гыйнвар, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков коллегия утырышында билгеләп үткән проблемалы мәсьәләләрнең берсе – өлешкә кереп торак төзү. 

“Өлешләп төзелеш проблемалары актуаль кала. 22 проблемалы йортның 4 се бөтенләй төзелми. Казанда һәм Чаллыда проблемалар кискен тора. Прокурорлар өлешләп төзү өлкәсендә хокук бозуларга чик кую юнәлешендә актив эшләделәр. Алга таба сорау көчәйтеләчәк: һәр йортка төзелеш барышында закон үтәлешенең бөтен аспектлары исәпкә алыначак объект паспоты гамәлгә кертеләчәк”, - дип прокурор җир бүлеп бирүдән алып читтән эшче көч куллануга һәм вазифаи затларның гамәлләренә кадәр закон үтәлешен контрольдә булачагын әйтте.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов чыгышында өлешләп төзелештә катнашучы 1004 кеше өчен проблемалы 6 йорт файдалануга тапшырылуын билгеләп узды. Ул прокуратураның бу мәсьәләне аерым контрольдә тотуын сорады.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр