ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
20 майның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Татарстанда беренче тапкыр татарча тифлокомментарийлы спектакль күрсәтелде
Арчада ат ярышы узды
Төркия Президенты аңа һөҗүм әзерләнү турындагы хәбәргә фикерен белдерде
Казан марафоны-2018 җиңүчеләре билгеле булды

Рәсми Татарстан

Рөстәм Миңнеханов бизнеска басымның прокуратура җитешсезлеге дә булуын билгеләп узды

19 гыйнвар 2018, 18:43 , Фото: tatarstan.ru

Рөстәм Миңнеханов бизнеска басымның прокуратура җитешсезлеге дә булуын билгеләп узды Президент намуслы бизнес нигезсез тикшерүләрдән якланган булырга тиеш, дип белдерде.

(Казан, 19 гыйнвар, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Соңгы елларда башкарыла торган эшкә карамастан, илкүләм рейтинг мәгълүматлары буенча, Татарстан бизнеска басым мәсьәләсендә тискәре бәяләмә алды. Бу хакта бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов прокуратураның йомгаклау коллегиясе утырышында белдерде.

Президент әйтүенчә, хакимият тарафыннан басымга дучар булган компанияләр бар, монополия 12 процентка арткан. "Бу, шул исәптән, прокурорларның да тиешенчә эшләмәве нәтиҗәсе. Әлеге проблеманың берничә тапкыр күтәрелгәне булды", - диде ул.

"Прокуратураның шикле операцияләр һәм бер көнлек фирмаларның санын кыскартуга юнәлдерелгән, бөлгенлеккә төшкән фирмаларның салым миграциясенә һәм финанс пирамидалары эшенә чик кую буенча эшенең мөһимлеген билгеләп үтәм", - диде Рөстәм Миңнеханов.

"Безнең илдә контроль-күзәтчелек эшчәнлеге реформасы үткәрелә. Без барыбыз да нәтиҗәле контроль системасы булуын телибез. Намуслы бизнес дәүләт тарафыннан нигезсез тикшерүләрдән һәм башка төрле басымнан якланган булырга тиеш. Бу мәсьәләдә прокуратураның катгый позициясе кирәк. Без, республикадагы вазгыятьне үзгәртеп, имин климат булдыру  өчен барлык шартларны тудырырбыз, дип ышанам", - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10