ҺАВА ТОРЫШЫ -12 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
"Казан" агросәнәгать паркы 2017 елгы эшчәнлегенә Президент каршында хисап тотты
Күренекле режиссерлар Тумашевларны Балтач районы Нөнәгәр авылында зурлап искә алдылар
Кыргызстан халкы төрек телендәге китаплар һәм газеталар белән кызыксына
Арча-Әтнә хәрби комиссариаты иң оста шахматчыларны ачыклады
VII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенында 750 вәкил катнашачак

Мәдәният

Татарстан Язучылар берлеге остаханәләре үз кандидатларын Тукай премиясенә тәкъдим итә

19 гыйнвар 2018, 17:43

Татарстан Язучылар берлеге остаханәләре үз кандидатларын Тукай премиясенә тәкъдим итә Татарстанда Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә кандидатлардан гаризалар кабул ителә башлады.

(Казан, 19 гыйнвар, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Татарстан Язучылар берлегенең Балалар әдәбияты остаханәсе Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясенә кандидат итеп шагыйрә Резеда Вәлиеваны; Проза остаханәсе Камил Кәримов һәм Рәфкать Кәрамине тәкъдим итә. Бу хакта бүген Татарстан Язучылар берлегенең матбугат үзәге хәбәр итә.

Татарстан Язучылар берлегенең Проза һәм Балалар әдәбияты остаханәләренең берләштерелгән утырышы бүген үткәрелгән. Остаханәләр утырышын Татарстан Язучылар берлеге рәисенең иҗат эшләре буенча урынбасары Рәмис Аймәт алып барган. Күрсәтелгән кандидатларның иҗатлары буенча Зиннур Мансуров, Ләбиб Лерон, Рөстәм Галиуллин, Йолдыз Шәрапова, Фарсель Зыятдинов, Хәбир Ибраһим, Хәнәфи Бәдигый, Фәрит Яхин, Марат Закир, Нәҗибә Сафина, Марат Әмирханов һәм башкалар чыгыш ясаганнар.

Остаханәләр тәкъдим иткән кандидатуралар Татарстан Язучылар берлегенең Идарә утырышында каралачак.

Искәртеп үтәбез, Татарстанда Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә кандидатлардан гаризалар кабул ителә башлады.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр