ҺАВА ТОРЫШЫ +22 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Теләче мәктәпләрендә чыгарылыш тантаналары узды
М.Шәймиев: Татарстан парламенты РФ Конституциясенә каршы килә торган карар кабул итә алмый
Эльмира Кәлимуллина Дөнья чемпионатында үз репертуарыннан татарча җырлар башкарачак
Ф.Мөхәммәтшин Иҗтимагый палатага социаль юнәлешле оешмалар белән эшне көчәйтергә кушты
Зәйдә 178 унберенче сыйныф укучысы өчен соңгы кыңгырау яңгырады

Дин

“Гакыйдә мәктәбе”нә 100 кешедән 40 катнашучы сайлап алынды

19 гыйнвар 2018, 17:58

“Гакыйдә мәктәбе”нә 100 кешедән 40 катнашучы сайлап алынды Катнашырга теләүчеләр 2 турда көч сынашты.

(Казан, 19 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте 31 гыйнвар – 4 февраль көннәрендә Болгар шәһәренең “Ак мәчет” территориясендә яшьләр өчен традицион “Гакыйдә мәктәбе” үткәрә. Әлеге чара барышында гакыйдә фәне буенча дәресләр һәм кичке очрашулар узачак. Мәктәпкә төп укытучы буларак чакырылган Әбу Гали Габдеррәшид Әл-Әшгари Әл-Хәнәфи “Акыда ат-Тахавиййя” китабы буенча белем бирәчәк. Укудан буш вакытта саф һавада актив уеннар, спорт ярышлары, “Ак мәчет”тә бергә җыелып намазлар уку, Болгар тыюлыгына экскурсия, Болгар академиясендә белем бирүче Габдерраззак Сәгъди һ.б. белән очрашулар үткәреләчәк һәм алар гыйлем алуның фазыйләтләре, яшьләр – олылар арасындагы мөнәсәбәтләр турында сөйләячәк, дип белдерелгән Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәрендә.

31 гыйнвар көнне Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең конференц-залында (Казан шәһәре, Габдулла Тукай урамы, 38) 12.30 сәгатьтә “Гакыйдә мәктәбенең” ачылышы узачак. Гакыйдә буенча укуларга бару өчен 40 кеше сайлап алынды. Алар ике турда көч сынаштылар: 1нче турда – социаль челтәрләрдә ни өчен бу мәктәптә катнашасылары килүен язып мәгълүмат тараттылар; 2нче турда гакыйдә, фикъһе сорауларына онлайн рәвештә өч төркемгә бүленеп тест эшләделәр. Шул рәвешчә, катнашырга теләүчеләрнең белем дәрәҗәсе ачыкланды һәм кырык кеше сайлап алынды. Ә катнашырга теләүчеләрнең саны йөздән артык булды.

“Гакыйдә мәктәбе” тәмамлангач Әбу Гали Әл-Әшгари имтихан уздырачак, шулай ук катнашучыларга сертификатлар тапшырылачак. Оештыручылар әлеге чарада катнашучылар өчен эш дәфтәрләре әзерләде, анда көн тәртибе күрсәтелгән, хәдисләр китерелгән, Аллаһының күркәм исемнәре бирелгән. Барлык катнашучыларга да “Хозур” нәшриятында чыгарылган “Акыда ат-Тахавийя” китаплары таратылачак.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10