ҺАВА ТОРЫШЫ -17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Лениногорскида укучы баланы бәрдергәннәр
"Казан" агросәнәгать паркы 2017 елгы эшчәнлегенә Президент каршында хисап тотты
Күренекле режиссерлар Тумашевларны Балтач районы Нөнәгәр авылында зурлап искә алдылар
Кыргызстан халкы төрек телендәге китаплар һәм газеталар белән кызыксына
Арча-Әтнә хәрби комиссариаты иң оста шахматчыларны ачыклады

Җәмгыять

Мәскәү – Казан ике катлы поездында балалар китапханәсе эшли башлады

19 гыйнвар 2018, 16:18 , Фото: Салават Камалетдинов

Мәскәү – Казан ике катлы поездында балалар китапханәсе эшли башлады Соңыннан китапларны поезддагы озатучыга кире кайтарырга кирәк булачак.

(Казан, 19 гыйнвар, «Татар-информ»). Мәскәү – Казан ике катлы поезды пассажирлары “Яшь сәяхәтче китапханәсе”ннән файдалана ала. 

Проект бүген бөтен илдә диярлек гамәлгә куела. 5 яшьтән 14 яшькәчә балалар өчен исәпләнгән китапларны 17 составлы 5 поездда укырга мөмкин булачак. Алар – ике катлы Мәскәү – Адлер, Мәскәү– Владивосток, Мәскәү – Калининград, Санкт-Петербург – Адлер, ике катлы Мәскәү – Казан поздлары.

Һәр укучыга гади китапханәдәге кебек махсус формуляр ачылачак. Танылган балалар авторлары китапларын вагонның озатучысыннан алырга һәм соңыннан кире кайтарырга кирәк булачак. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр