ҺАВА ТОРЫШЫ -12 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
"Казан" агросәнәгать паркы 2017 елгы эшчәнлегенә Президент каршында хисап тотты
Күренекле режиссерлар Тумашевларны Балтач районы Нөнәгәр авылында зурлап искә алдылар
Кыргызстан халкы төрек телендәге китаплар һәм газеталар белән кызыксына
Арча-Әтнә хәрби комиссариаты иң оста шахматчыларны ачыклады
VII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенында 750 вәкил катнашачак

Хәвеф-хәтәр

Нурлатта янгын 4 гаиләне тораксыз калдырган

19 гыйнвар 2018, 15:35 , Фото: ГУ МЧС России по РТ

Нурлатта янгын 4 гаиләне тораксыз калдырган Янган йортта яшәүчеләр өчен «Лучезарный» профилакториясендә вакытлыча яшәү пункты әзерләнгән.

(Казан, 19 гыйнвар, «Татар-информ»). Нурлатта 4 фатирлы барак тибындагы йортта сигез кеше тораксыз калган. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Янгын кичә көндез чыккан. Нурлат районында янгын турындагы хәбәр кичә ашыгыч хезмәтнең 112 бердәм номерына 13.00 сәгатьтә килеп ирешкән. 125 нче янгын сүндерү-коткару часте хезмәткәрләре 12 чакрым юл үтеп, Һәлакәт урынына 14 минутта килеп җиткән. Шул кадәр үк вакыттан 200 квадрат метр мәйданда янгын камап алынган. Янгын 13.37 сәгатьтә тулысынча сүндерелгән.

Урынга Нурлат мэры Нәгыйм Сафиуллин килгән. Янган йортта яшәүчеләр өчен «Лучезарный» профилакториясендә вакытлыча яшәү пункты әзерләгәннәр. Йортсыз калучылар анда барырга теләмәгән, ә туганнарында яшәп торырга булган.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр