ҺАВА ТОРЫШЫ -20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
24 февральнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Лениногорскида укучы баланы бәрдергәннәр
"Казан" агросәнәгать паркы 2017 елгы эшчәнлегенә Президент каршында хисап тотты
Күренекле режиссерлар Тумашевларны Балтач районы Нөнәгәр авылында зурлап искә алдылар
Кыргызстан халкы төрек телендәге китаплар һәм газеталар белән кызыксына

Икътисад

Транспорт министрлыгы 2025 елга кадәр РФ транспорт системасын үстерү программасын әзерли

19 гыйнвар 2018, 14:41

Транспорт министрлыгы 2025 елга кадәр РФ транспорт системасын үстерү программасын әзерли Күп кенә проектлар 2018 һәм 2019 елларда гамәлгә ашырыла башлаячак.

(Казан, 19 гыйнвар, «Татар-информ»). Россия Транспорт министрлыгы җәйгә Россиянең 2025 елга кадәр исәпләнгән «Транспорт системасын үстерү» яңартылган дәүләт программасын әзерләячәк. РФ транспорт министры урынбасары Евгений Дитрих ТАСС агентлыгына шул хакта хәбәр иткән.

«Бүгенге программа 2021 елга кадәр гамәлдә булачак, ә җәйгә 2025 елга кадәр озайтылган редакция әзерләнә. Без анда яңа проектларны күрсәтә алачакбыз, аларның күбесе 2018 һәм 2019 елларда гамәлгә ашырыла башлаячак», – диде Дитрих.

Аның сүзләренчә, программада төп дүрт максат билгеләнгән: икътисадта транспорт чыгымнарын 4-5 процентка кадәр киметү, халыкның транспорт хезмәтләреннән файдалана алуы, транспортта куркынычсызлык, транспорт хезмәтләре экспортын һәм транзит потенциалын үстерү.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр