ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
20 майның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Татарстанда беренче тапкыр татарча тифлокомментарийлы спектакль күрсәтелде
Арчада ат ярышы узды
Төркия Президенты аңа һөҗүм әзерләнү турындагы хәбәргә фикерен белдерде
Казан марафоны-2018 җиңүчеләре билгеле булды

Татар матбугаты

Кызлар көрәшсә, егетләргә ни кала? – "Ватаным Татарстан" газетасы

19 гыйнвар 2018, 14:05 , Фото: vatantat.ru

Кызлар көрәшсә, егетләргә ни кала? – Федерациянең рәсми кагыйдәләрендә кызлар көрәше турында сүз юк.

(Казан, 19 гыйнвар, "Татар-информ", Илнар Хөснуллин, "Ватаным Татарстан"). Татарстанның иң көчле кө­рәшчеләре быел янә Биектауга җыелачак. 9-10 февраль көн­нәрендә биредә “Ватаным Татарстан” газетасы гамәлгә куйган һәм каһарман-ша­гыйрь Му­са Җәлил исемен йөртүче 55нче турнир узачак. Елның беренче зур бәйгесе алдыннан милли көрәштә узган елга нәтиҗә ясыйлар. Бу хакта "Ватаным Татарстан" газетасы хәбәрчесе Татарстан көрәш федера­ция­сенең башкарма директоры Равил Хәйруллин белән сөйләшкән.

– Узган сезонны ничек бәя­лисез?

– 2016 елда Россия күлә­мендәге ярышларда 33 алтын медаль откан идек. Узган ел 44 булды. Шуннан чыгып караганда да, алга китеш бар. Әмма медальләр артты дип тынычланырга ярамый. Чөнки башка төбәкләрдә дә көчле көрәш­челәр үсеп чыга башлады. Төмән, Чиләбе, Пермь, Мари Иле егетләре тик ятмый. Илкүләм ярышларда беренче урынны алган егетләрнең “Россия­нең спорт остасы” исемен алу мөм­кинлеге бар. Монысы да аларны кызыктыра, тырышырга мәҗбүр итә. Безне дә селкетә.

– Чит төбәкләр димәктән, анда яшәүче егетләр узган елгы Татарстан Чемпионатына кертел­мәде. Килешүчеләр булды, бә­хәс­ләшүчеләр табылды. Бу адым үзен акладымы?

– Әлбәттә, аклады. Татарстан чем­пионаты ул бит әле – Россия чемпионатына сайлап алу ярышы да. Алар башта монда көрәшә, ә аннары ил беренчелегендә үзләре өчен бил алыша. Башта махсус оттырып, аннары шуның әҗерен сораучылар булган, дигән сүзләр дә ишетелде. Бездә үз егетләрен үстереп, тренерларга яхшы шартлар булдырган районнар бар. Алар үз көчләре белән команда туплый. Җиңелрәк юл эзләгән районнар да бар. Тик читтән чакырылган кө­рәшчеләр бүген бар, иртәгә булмаска да мөмкин.

– Шул ук вакытта үзебездә дә бер районнан икенчесенә күчеп йөрүчеләр юк түгел. Миңа калса, шартлар юк икән, башка командага китүнең гөнаһы зур түгел. Сез ничек уйлыйсыз?

– Сер түгел, көрәшченең ке­ләмдәге гомере чикле. Кайчан да булса, барыбер туктарга туры килә. Шул арада тормыш ягын да кайгыртырга кирәк. Шуңа күрә егетләр үзләренә яхшырак шартлар булган, эш мәсьәләсе хәл ителгән урынга күчәргә мөмкин. Шунда төпләнеп тә калалар. Ике як та ота. Районнар ул батырлар ярдәме белән җиңүгә ирешә.

– Сезнең белән һәр әңгәмәдә “уянган һәм уянмаган районнар” турында сөйләшәбез. Ярыш­­ларда чыгыш ясаган командалар санына карасаң, кил­мәүче районнар да бар. Нилек­тән шулай?

– Һәр районда көрәшне яраткан кешеләр, ярышка барырга әзер егетләр бар. Күреп торабыз: Сабан туена чыгып көрәшәләр, матур итеп бүләген алалар. Ә ярышка барырга кеше юк. Шуларны оештырып җибәрә белмиләр, әллә телә­миләрме? Районнарга барып ялынып йөри алмыйбыз. Әмма шунысын аңлый алмыйм: ничек инде татарның, Татарстанның каһар­маны Муса Җәлил истәлегенә уздырылучы ярышка команда җибәр­мәскә мөмкин? Гаҗәп хәл бит! Сүз уңаеннан, былтыр узган ярышларда 72 команда чыгыш ясады. Шөкер, сөендергән районнар да бар. Арча кабат күтәрелә башлады, Балтачта тотрыклылык барлыкка килде. Зәй күтәрелде, Әлмәт янә кузгалды. Теләче, Кукмара, Мамадыш, Актанышта көрәшкә һәрвакыт игътибар булды. Сабада яшьләр белән яхшы эшлиләр. Күп нәрсә район башлыгыннан тора. Күптән түгел Апаста мәктәп балалары арасында бәйге булды. Шунда район башлыгы тәкъдиме белән үз авырлыгында (ә алар 12 иде) батыр калган егет­ләрнең барысына да тәкә бирделәр. Бу бит аларның гомерлеккә күңе­ленә кереп калачак.

– Тәкә белән балаларны гына түгел, өлкәннәрне дә кызыктырып була. Тик соңгы елларда авылда көрәшкә йөртерлек малайлар да кимеде. Сан сыйфатка бәрмә­деме?

– Биатлон ярышларын караганыгыз бармы? Француз Фуркад барысын да отып бара. Аңа китсә, Россия халык саны буенча Франциядән зуррак түгелме? Әйтәсем килгәне шул: барысы да әзерлектән тора. Күп нәрсә тренерларның оештыру сәләтенә барып тоташа. Балалар саны кими икән, димәк, остазларга тагын да зуррак җаваплылык төшә. Аларга рәхмәттән башка сүз юк. Республика күләмендәге ярышларда бер авырлыкта 40-60 егет бил алыша. Бу бит – бик зур көндәшлек. Шә­һәрдә исә тагын да авыррак. Бе­ренчедән, спорт төрләре бик күп. Икенчедән, шәһәр баласын компьютер алдыннан да каерып аласы бар. Шуңа да карамстан, шәһәр тренерлары нидер эшләргә тырыша һәм нәтиҗәсе дә юк түгел. Әлбәттә, төп эш студентлар белән алып барыла.

– Узган елның ноябрь аенда Татарстан Чемпионатында федерация башлыгы Марат Әх­мәтов кагыйдәләргә үзгәреш кертү турында фикерен әйтте. Бу эшнең дәвамы булдымы?

– Тәкъдимнәр булды. Вакытны сузучылар, көндәшенә тоттырмыйча йөрүчеләргә карата кырысрак булырга килештек. Шуңа күрә алга таба бил алышулар тагын да кис­кенләшер дип уйлыйм. Киләсе атнада хөкемдарлар өчен семинар уздырыла. Анда бу мәсьәләләр кабат тикшереләчәк. Әлбәттә, һәр кешегә ошап бетеп булмый. Һәр­кемнең җиңәсе килә, шуңа күрә барысы да үз ягына каерырга тырыша. Безгә культураны да арттырырга кирәк әле. Хәзер элеккеге кебек унар минут бил алышып булмый инде. Аңа китсә, ярыш бер атнага сузылырга мөмкин. Тормыш кызу бара. Келәмдә дә тизлек кирәк. Моны егетләр дә аңлый. Келәмгә чыгып, тартыла-сузыла көндәшне тикшереп йөрергә вакыт юк.

– Замана белән бергә атлыйбыз. Медальләр, кубоклар, бү­ләкләр – яхшы, әлбәттә. Шул ук вакытта көрәшнең асылын ничек югалтмаска?

– Ренас Кәлимуллин, Булат Мусин, Илмир Төхфәтуллин кебек егетләрнең көрәшен күргән кеше, Аллага шөкер, андый егетләр бар, дип сөенә. Чын татарча көрәшәләр. Ничек тә әнә шундый егетләрне күбрәк үстерәсе иде. Өмет һаман да шул тренерларда. Алар чын кө­рәшче тәрбияләргә тиеш. Тормышта көрәшче – физик яктан гына түгел, рухы белән дә нык кеше. Көчле, үзенә ышанган кеше беркайчан да үзеннән көчсезне мәсхәрә итми. Күп кенә көрәшкән егетләр бик җаваплы эштә эшли, авырлык­ларны җиңә белә.

– Егетләр димәктән, соңгы арада кайбер ярышларда ке­ләмгә кызларны да чыгарулары турында хәбәрләр ишетелде. Кемгә ничектер, мин моны егетләрне түбәнсетү дип кабул итәм. Алай-болай, алышта кызлар җиңүгә ирешсә? Сезнең фикерегез ничек?

– Безнең федерация рәсми кагыйдәләр буенча эшли. Ә анда кызлар көрәше турында сүз юк. Кайда да булса андый ярыш уздыралар икән, үз өсләренә җавап­лылык алалар. Келәмдә имгәнү куркынычы турында әйтеп тә тормыйм. Шәхси фикеремә килгәндә, хатын-кыз көрәшкә керергә тиеш түгел. Алар өчен гимнастика, акробатика кебек матур спорт төрләре бар. Хатын-кыз көрәшә башлагач, ир-ат нишләргә тиеш икән?

– Яңа сезоннан ниләр өмет итәсез?

– Федераль Сабан туена Татарстан көрәшчеләрен кертмәү турында сүзләр ишетелде. Ничек уйлыйсыз, алай эшләсәләр, көрәш алга китәрме? Без, киресенчә, зуррак ярышлар күбрәк узсын, егетләргә осталыкларын күрсәтергә һәм кү­тәрергә мөмкинлек булсын дип телибез. Форсаттан файдаланып, ярышларны уздыруда зур ярдәм күрсәткән өчен Татарстанның Кө­рәш федерациясе президиумы рәи­се Марат Готыф улы Әхмәтовка, көрәштә булышучы спонсорларыбызга һәм республика җитәкче­ләренә рәхмәтемне җиткерәсем килә. Шөкер, ярышлар исемлегенә тагын бер зур бәйге өстәлде. “Татнефть” тәкъдиме белән март аенда зурлар арасында турнир булачак. Анда “диварга-дивар” алымы белән иң көчле 16 команда очрашачак.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10