ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
КФУның “Мизгел” яшьләр театры актерларга кастинг игълан итә
25 майның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Р.Миңнеханов 2018 елгы Петербург халыкара икътисадый форумының пленар утырышында катнашты
Т.Миңнуллина: Петербург халыкара икътисадый форумында "биш"кә эшләдек
Әлмәт колониясендәге янгынның гомуми мәйданы якынча 2 мең кв. метр тирәсе

Икътисад

Россиялеләр 2017 елда рекордлы күләмдә акча җыйган

19 гыйнвар 2018, 10:27

Россиялеләр 2017 елда рекордлы күләмдә акча җыйган Банк кертемнәрендә җыелган акчаның гомуми күләме 30 триллион сумга якын тәшкил иткән.

(Казан, 19 гыйнвар, «Татар-информ»). Россиялеләр 2017 елда рекордлы күләмдә акча җыйган. Банк кертемнәрендә җыелган акчаның гомуми күләме 30 триллион сумга якын тәшкил иткән. Бу – 2016 елга караганда 14 процентка артыграк, дип яза «Известия» Федераль дәүләт статистика хезмәтенә сылтама ясап.

2017 елның декабрь башына россиялеләр банк кертемнәрендә 29,5 триллион сум акча саклаган.

Моңа кадәр Үзәк банк билгеләп үткәнчә, узган елның икенче яртысында Россия халкы җыйган акчаның уртача күләме аена 150 миллиард сумга җиткән.

Бу – хезмәт хакының үсүе белән бәйле. Әйтик, социаль өлкәдә эшләүчеләрнең хезмәт хакы 10 процентка диярлек арткан. Моннан тыш, гражданнарның җыйган акчасы депозитлар буенча файдалы ставкалар нәтиҗәсендә дә күбәйгән.  


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10