ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
КФУның “Мизгел” яшьләр театры актерларга кастинг игълан итә
25 майның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Р.Миңнеханов 2018 елгы Петербург халыкара икътисадый форумының пленар утырышында катнашты
Т.Миңнуллина: Петербург халыкара икътисадый форумында "биш"кә эшләдек
Әлмәт колониясендәге янгынның гомуми мәйданы якынча 2 мең кв. метр тирәсе

Җәмгыять

2017 елда камералар Россия юлларында 83 млн кагыйдә бозу очрагы теркәгән

19 гыйнвар 2018, 10:03

2017 елда камералар Россия юлларында 83 млн кагыйдә бозу очрагы теркәгән Бу - ел дәвамында машина йөртүчеләргә карата чыгарылган барлык карарларның 79 процентын тәшкил итә.

(Казан, 19 гыйнвар, «Татар-информ»). 2017 елда видеокамералар Россия юлларында юл йөрү кагыйдәләрен бозуга бәйле 83,2 миллионнан артык очракны теркәгән. Бу - ел дәвамында машина йөртүчеләргә карата чыгарылган барлык карарларның 79 процентын тәшкил итә. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгына сылтама белән "Известия" яза.

«Юл йөрү кагыйдәләрен бозу очракларын автомат рәвештә теркәү системасы актив үсеш кичерә. Әгәр 2016 елда стационар һәм күчмә комплекслар эше нәтиҗәсендә административ хокук бозулар турында 61 миллион карар чыгарылса, 2017 елда инде аларның саны 83,2 миллионнан артып киткән. Бу – 2016 елның шул чорына караганда 36,4 процентка артыграк», - диелә Эчке эшләр министрлыгы хәбәрендә.

Ведомстводан хәбәр итүләренчә, бүгенге көндә Россиядә юл йөрү кагыйдәләрен бозу очракларын терки торган 9 меңнән артык стационар һәм 3,8 мең күчмә комплекс бар. Алар ярдәмендә җәмәгать транспорты өчен билгеләнгән полосадан хәрәкәт итү, светофорның кызыл утына чыгу һ.б. кагыйдә бозу очраклары теркәлә.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10