ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Быел Сәләт аланы һәм форумнарында 20 мең кеше катнашачак
Быел Биләрдә алты Сәләт Форумы узачак
Төнлә Казанда +3 градус булачак
Даниянең иммиграция министры мөселманнарга Рамазан аенда ял алырга тәкъдим итә
21 майның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Фән һәм мәгариф

Ютазы районы Урыссу бистәсендә февраль аенда яңа гимназия ачыла

19 гыйнвар 2018, 03:00 , Фото: Рамиль Гали

Ютазы районы Урыссу бистәсендә февраль аенда яңа гимназия ачыла Районда соңгы тапкыр яңа мәктәп моннан 16 ел элек – 2001 елда Кече Урыссуда ачылган.

(Ютазы, 19 гыйнвар, "Татар-информ", "Ютазы таңы"). Февраль башында Ютазы районы шәһәр тибындагы Урыссу бистәсендә яңа гимназия ачыла, дип яза җирле басма.

Районда соңгы тапкыр яңа мәктәп моннан 16 ел элек – 2001 елда Кече Урыссуда ачылган.

2017 елның июнендә булачак гимназиянең нигезенә беренче таш салынды. Ул чагында әлеге чарада Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашкан иде. Ул объектны файдалануга тапшыру тантанасына да килер, дип көтелә.

Районда соңгы тапкыр яңа мәктәп моннан 16 ел элек – 2001 елда Кече Урыссуда ачылган. Урыссудагы яңа мәктәпкә бистәдәге гимназия һәм 4нче урта гомуми белем бирү мәктәбе күченәчәк. Әлеге уку йортлары Бөек Ватан сугышыннан соң төзелгән иске биналарда урнашкан.

Яңа мәктәптә 27 уку кабинеты, остаханәләр, башлангыч сыйныф укучылары өчен уен бүлмәсе бар.

«Биредә гимназия класслары да, гадәти һәм инглиз теле тирәнтен өйрәтелә торган сыйныфлар да булачак. X-XI сыйныф укучыларына профиль белеме (аграр, социаль-гуманитар, физик-математик профиль) биреләчәк, шулай ук универсаль класслар да бар», - диде район мәгариф бүлеге башлыгы Гүзәл Гыйләҗева.

Мәктәптә 400гә якын бала белем алыр, дип көтелә. Гимназия һәм 4нче мәктәп укучыларыннан тыш, өч автобус көн саен Иске һәм Кече Урыссу авыллары, Подгорный бистәсеннән балаларны мәктәпкә алып киләчәк, диелгән район хәбәрендә.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10