ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Быел Сәләт аланы һәм форумнарында 20 мең кеше катнашачак
Быел Биләрдә алты Сәләт Форумы узачак
Төнлә Казанда +3 градус булачак
Даниянең иммиграция министры мөселманнарга Рамазан аенда ял алырга тәкъдим итә
21 майның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Җәмгыять, Төп яңалыклар

18 гыйнварның төп вакыйгалары – фото һәм сылтамалар

18 гыйнвар 2018, 21:00

18 гыйнварның төп вакыйгалары – фото һәм сылтамалар Минималь хезмәт хакы 10 мең 126 сум күләмендә билгеләнде, “Кол Гали” кунакханәсен 2018 елның уртасында тапшырачаклар, Урыссуда яңа гимназия ачылачак.

Болгарда “Кол Гали” кунакханәсен 2018 елның урталарында тапшырачаклар/ “Быел Болгар һәм Зөядә без гадәттәгечә киеренке ритмда эшләргә һәм бу программаны матур төгәлләргә тиеш”, - дип җиткерде М.Шәймиев.

Болгарда “Кол Гали” кунакханәсен 2018 елның урталарында тапшырачаклар

Архивка генеалогия буенча мөрәҗәгать итүчеләр арткан/ Нәсел тарихын өйрәнү гадиләшә, ди баш архивист Ирада Әюпова.

Архивка генеалогия буенча мөрәҗәгать итүчеләр арткан

Татарстанда минималь хезмәт хакы аена 10 мең 126 сум күләмендә билгеләнде/ Республикада беренче тапкыр минималь хезмәт хакы минималь куллану бюджетына тигезләшә, дип билгеләп үтте Татарстан Премьер-министры.

Татарстанда минималь хезмәт хакы аена 10 мең 126 сум күләмендә билгеләнде

Экология министры Бөтенроссия экологик белем бирү үзәген Казанда ачарга тәкъдим итте/ Татарстанда киләсе уку елында барлык район һәм шәһәрләрдә экология сыйныфлары ачылачак, диде Фәрит Абдулганиев.

Экология министры Бөтенроссия экологик белем бирү үзәген Казанда ачарга тәкъдим итте

Гер күтәрүдә дөнья чемпионы Газинур Фәттахов яткан килеш 150 килограммлы штанганы этәрә/ Әлки районы спортчысы икенче ел рәттән дөнья күләмендә көчле булуын раслый.

Гер күтәрүдә дөнья чемпионы Газинур Фәттахов яткан килеш 150 килограммлы штанганы этәрә

Тамашачы Әлмәт театрының үсмерләр репертуарын үзе сайлый/ Кызыл, сары, яшел кәгазь карточкалар белән тавыш биреп, тамашачы эскизның язмышын хәл итәчәк.

Тамашачы Әлмәт театрының үсмерләр репертуарын үзе сайлый

Үзбәкстан диаспорасы 52 кеше янган автобусның Казанга килергә тиеш булуын кире какты/ Казахстанда һәлакәткә очраган автобус пассажирлары - Үзбәкстан гражданнары - Самарага килергә тиеш булган, ди Абдуманоб Абдусаттаров.

Үзбәкстан диаспорасы 52 кеше янган автобусның Казанга килергә тиеш булуын кире какты

Урыссуда февраль аенда яңа гимназия ачыла/ Районда соңгы тапкыр яңа мәктәп моннан 16 ел элек – 2001 елда Кече Урыссуда ачылган.

Урыссуда февраль аенда яңа гимназия ачыла

Татарстан Президенты Казахстанның Кызылорда өлкәсе белән перспективаларны билгеләде/ Рөстәм Миңнеханов төп юнәлешләр итеп, мәгариф, мәдәният, туризм, күргәзмәләр оештыру эшендә тәҗрибә алышуны атады.

Татарстан Президенты Казахстанның Кызылорда өлкәсе белән перспективаларны билгеләде


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10