ҺАВА ТОРЫШЫ +12 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Казанда VI Республика ифтарының беренче көне узды
26 майның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
“Ак Барс” җәйге ялдан июль уртасында чыга
«Алабуга» МИЗда Stadler компаниясенең җитештерү мәйданчыгы булдырылырга мөмкин
Чиләбедә “Акыллы Баш” интеллектуаль уены узды

Хәвеф-хәтәр

Казахстанда күпләп кеше үлеменә китергән һәлакәтнең сәбәпләре аталды

18 гыйнвар 2018, 20:23 , Фото: пресс-служба КЧС Казахстана

Казахстанда күпләп кеше үлеменә китергән һәлакәтнең сәбәпләре аталды  52 кеше үзгәртеп корылган тәрәзәләр, бикләнеп калган ишекләр һәм бакларда ягулыкның күп булуы аркасында салоннан чыга алмаган.

(Казан, 18 гыйнвар, “Татар-информ”). Казахстанның Актүбә өлкәсе юлында янган автобустан бикләнеп калган ишекләр чыгарга мөмкинлек бирмәгән. Бу хакта “Казахстан Sputnik” агентлыгына Актүбә өлкәсе Эчке сәясәт идарәсе хезмәткәре Виталий Синев җиткергән.

Аның мәгълүматлары буенча, автобус туктагач йөртүчеләре аннан тиз арада чыккан, ә пассажирлар ян яктагы ишеккә ыргылган, әмма ул бикләнеп калган. Шулай ук автобус бакларында ягулыкның күп булуы, тәрәзәләрнең үзгәртеп корылган булуы кешеләргә ашыгыч рәвештә чыгу җаен калдырмаган.

Беренчел фаразлар буенча, янгын автобуста кыска ялганыш аркасында килеп чыккан, дип җиткергән Актүбә өлкәсе Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте.

Кайбер шаһитлар сүзләренчә, автобуста пассажирлар утлы лампа ярдәмендә җылынмакчы булган. Бензин канистры түгелеп, аңа лампадан ут капкан, дип фаразлыйлар.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10