ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Быел Сәләт аланы һәм форумнарында 20 мең кеше катнашачак
Быел Биләрдә алты Сәләт Форумы узачак
Төнлә Казанда +3 градус булачак
Даниянең иммиграция министры мөселманнарга Рамазан аенда ял алырга тәкъдим итә
21 майның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Спорт

Дөнья чемпионы булыр өчен Әлки спортчысы көн саен 15 тонна тимер күтәргән

18 гыйнвар 2018, 18:09 , Фото: Салават Камалетдинов

Дөнья чемпионы булыр өчен Әлки спортчысы көн саен 15 тонна тимер күтәргән Газинур Фәттахов гер спортында уңышка ирешү өчен биш-алты ел вакыт кирәк, ди.

(Казан, 18 гыйнвар, «Татар-информ», Фәрит Салихов). Әлки спортчысы, 2017 ел азагында Көньяк Кореянең Сеул шәһәрендә ветеран спортчылар арасында гер күтәрү буенча дөнья чемпионы булып танылган 53 яшьлек Газинур Фәттахов «Татар-информ» хәбәрчесенә ярышка әзерлек серләрен чиште.

«Гер спорты ат көче таләп итә. Тимер бөгәрдәй көчле ир-аттан югары нәтиҗәгә ирешерлек герче чыксын өчен, биш-алты ел дәвамында база булдырырга, техникасын ныгытырга кирәк. Дөнья чемпионаты алдыннан миңа өч ай дәвамында һәр күнегү саен 15 тонна авырлык күтәрергә туры килде», – диде Газинур Фәттахов.

Базарные Матаки. Чемпион мира по гиревому спорту Газинур Фаттахов и его воспитанники

Чемпионатта ул 85 килограммнан югары авырлыкта көч сынашкан.

«Аеруча Эстония, Америка, Украина һәм Латвиядән көндәшләрем көчле иде. Әзерлек эзсез калмады – барысыннан да өстен чыктым», – диде «Татар-информ»га герче.

Газинур Фәттаховның уңышларына багышланган репортажны «Интертат»та укый аласыз.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10