ҺАВА ТОРЫШЫ -17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Лениногорскида укучы баланы бәрдергәннәр
"Казан" агросәнәгать паркы 2017 елгы эшчәнлегенә Президент каршында хисап тотты
Күренекле режиссерлар Тумашевларны Балтач районы Нөнәгәр авылында зурлап искә алдылар
Кыргызстан халкы төрек телендәге китаплар һәм газеталар белән кызыксына
Арча-Әтнә хәрби комиссариаты иң оста шахматчыларны ачыклады

Җәмгыять

Беренче бала пособиесен түләү өчен Татарстанга 3 млн сум күчте

18 гыйнвар 2018, 18:54 , Фото: архив/Салават Камалетдинов

Беренче бала пособиесен түләү өчен Татарстанга 3 млн сум күчте Республикада яшәүче хатын-кызлар өчен быел пособие күләме 8 мең 490 сум.

(Казан, 18 гыйнвар, “Татар-информ”). Беренче бала туу яки уллыкка алу уңаеннан айлык пособие түләүгә Татарстанга федераль бюджеттан 3,3 млн акча күчкән. Бу хакта Республика Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

“Россия Президенты Владимир Путин тәкъдиме белән 2017 ел ахырында гаиләләргә яңа ярдәм итү чаралары кабул ителде. Татарстан әниләре өчен быел пособие күләме 8 мең 490 сум. 2017 елның 2 кварталында республикада балалар өчен билгеләнгән яшәү минимумы күләме шундый”, - дип әйтелгән ведомствоның пресс-релизында.

Россия Президенты Владимир Путин 2017 елның 28 ноябрендә Балалар мәнфәгатен яклау илкүләм стратегияне тормышка ашыру координацион совет утырышында матди ярдәмгә мохтаҗ яшь гаиләләргә өстәмә чараларны тормышка ашыруны кертергә тәкъдим итте. Демографик сәясәт – дәүләт башлыгының стратегик башлангычларының берсе.

Россия Президенты 2018 елның гыйнварыннан Россия гаиләләренә ярдәм йөзеннән яңа чараларны тормышка ашыра башларга тәкъдим итте. Моңа беренче бала туып яшь ярымга җиткәнче айлык пособие түләү, шулай ук ана капиталы программасын 2021 ел ахырына кадәр озайту керә.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр