ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
“Буа театры: диалог киңлегендә” фестивален Сергей Безруков спектакле тәмамлады
Әтнә кызы WorldSkills Russia чемпионатында җиңү яулаган
Дөнья чемпионаты вакытында Казанга автобуслар керү чикләнә
Галимә мәгариф системасының башында торды - Флера Сафиуллинаның дәвамчылары
24 майның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Хәвеф-хәтәр

Казанда бер көтү эт 4 балага ташланган

18 гыйнвар 2018, 16:47 , Фото: архив/Расих Фасхутдинов

Казанда бер көтү эт 4 балага ташланган Шушы факт буенча хәзер башлангыч тикшерү үткәрелә.

(Казан, 18 гыйнвар, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда сукбай этләрнең балаларга һөҗүме буенча тикшерү үткәрелә. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе хәбәр итә.

Массакүләм мәгълүмат чараларын мониторинглау барышында, Казанның Вахитов районында сукбай этләр көтүенең 4 малайга ташлануы ачыкланган. Шушы факт буенча хәзер башлангыч тикшерү үткәрелә.

Якынча мәгълүматларга караганда, этләр һөҗүме аркасында 9 һәм 12 яшьтәге балалар Республика балалар клиник хастаханәсенә китерелгән. Тикшерү нәтиҗәләре буенча, Казан Башкарма комитетының хуҗасыз хайваннарны тоту өчен җаваплы кешеләрнең гамәлләренә хокукый бәяләмә биреләчәк.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10