ҺАВА ТОРЫШЫ +12 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Казанда VI Республика ифтарының беренче көне узды
26 майның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
“Ак Барс” җәйге ялдан июль уртасында чыга
«Алабуга» МИЗда Stadler компаниясенең җитештерү мәйданчыгы булдырылырга мөмкин
Чиләбедә “Акыллы Баш” интеллектуаль уены узды

Икътисад, Җәмгыять

Былтыр тарифлар белән бәйле хилафлыклар өчен 2,8 млн сум күләмендә штраф салынган

18 гыйнвар 2018, 17:31 , Фото: Александр Эшкинин

Былтыр тарифлар белән бәйле хилафлыклар өчен 2,8 млн сум күләмендә штраф салынган Административ хокук бозулар турында 93 эш кузгатылган.

(Казан, 18 гыйнвар, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). 2017 елда Татарстанның Тарифлар буенча дәүләт комитеты 150 контроль-тикшерү чарасы уздырган. Аеруча еш очрый торган хилафлыклар булып, билгеләнгән тарифларның арттырылуы, эшчәнлекне билгеле тарифларсыз алып бару ачыкланган. Бу хакта бүген комитетның йомгаклау утырышында билгеле булды.

Комитет рәисе Марат Зарипов теркәлгән хокук бозулар буенча административ хокук бозулар турында 93 эш кузгатылганын әйтте. Алар буенча 2,8 млн сум күләмендә штрафлар салынган.

2018 елга расланган тарифлар буенча барлык карарлар Татарстанның Дәүләт Советы депутатлары, министрлык һәм ведомство, Җәмәгать палатасы, Татарстан предприятиеләре һәм эшмәкәрләре ассоциациясе вәкилләре катнашында ачыктан-ачык каралган.

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10