ҺАВА ТОРЫШЫ +12 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Казанда VI Республика ифтарының беренче көне узды
26 майның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
“Ак Барс” җәйге ялдан июль уртасында чыга
«Алабуга» МИЗда Stadler компаниясенең җитештерү мәйданчыгы булдырылырга мөмкин
Чиләбедә “Акыллы Баш” интеллектуаль уены узды

Җәмгыять

Чирмешәндә “Ак калфак“ оешмасы бүлекчәсе милли тәрбия бирүгә игътибарны арттыра

18 гыйнвар 2018, 23:00 , Фото: Гөлсирә Шәрифуллина

Чирмешәндә “Ак калфак“ оешмасы бүлекчәсе милли тәрбия бирүгә игътибарны арттыра “Вакыт җитте...сандыкларны ачарга” дигән темага узган очрашуда, нигездә, гореф-гадәтләрне торгызу, туган телне саклап калу турында сөйләштеләр.

(Чирмешән, 18 гыйнвар, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Гөлсирә Шәрифуллина). Күпчелек татар авылларында “Ак калфак” оешмасының бүлекчәләре актив эшли, төрле чаралар үткәрәләр, район, авыллар тормышында катнашалар. Ләкин бөтенесе алай мактана алмый, кайберәүләргә бу юнәлештә эшне җанландырып җибәрергә кирәк, диелде Чирмешән районында узган утырышта, дип яза җирле басма.

Район бүлекчәсе вәкилләре Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты “Ак калфак” татар хатын-кызлар иҗтимагый оешмасының күчмә утырышларында да гел катнашалар, башка районнарга, төбәкләргә барып тәҗрибә уртаклашалар.

Очрашуда чыгыш ясап, Фирдәүс Галиева туган телне саклауның ни дәрәҗәдә мөһим булуы турында сөйләде, мәктәпләрдә, балалар бакчаларында эшне активлаштырырга киңәш итте.

Бөтендөнья татар конгрессының район бүлеге җитәкчесе Шәүкәт Гатин да бу мәсьәләгә игътибарны артырырга чакырды.

-Телләр турындагы закон үтәлергә тиеш, - диде үз чыгышында Шәүкәт Фәтыйх улы. - Район үзәгендә, авылларда кайбер оешма, учреждение исемнәре бер телдә генә язылган. Элмә такталары матур һәм дөрес итеп ике дәүләт телендә язылган булырга тиеш. Законны үтәмәүчеләргә карата штрафлар да каралган.

Аккалфаклылар яңа елга яңа бурычлар да билгеләделәр, планнар төзеделәр.

-Быел да милли тәрбия бирүгә аерым басым ясалырга тиеш, - ди “Ак калфак”ның район бүлеге рәисе Гөлгенә Харисова.

– Халкыбызның гореф-гадәтләре, йолалары, милли ризыклары белән балаларны күбрәк таныштырырга кирәк. Авылларда тематик чаралар уздырырга планлаштырдык. Чиккән сөлгеләр һәм кулъяулыклар бәйгесе дә игълан иттек. Ул майга кадәр барачак, аңа район Сабан туенда йомгак ясалачак һәм җиңүчеләр бүләкләнәчәк. Әлеге бәйгедә теләге булган һәр кеше катнаша ала.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10