ҺАВА ТОРЫШЫ -12 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
"Казан" агросәнәгать паркы 2017 елгы эшчәнлегенә Президент каршында хисап тотты
Күренекле режиссерлар Тумашевларны Балтач районы Нөнәгәр авылында зурлап искә алдылар
Кыргызстан халкы төрек телендәге китаплар һәм газеталар белән кызыксына
Арча-Әтнә хәрби комиссариаты иң оста шахматчыларны ачыклады
VII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенында 750 вәкил катнашачак

Җәмгыять

Балалар бакчасы өчен түләүләр арту хакында «Татар-информ» агентлыгында сөйләячәкләр

18 гыйнвар 2018, 12:58

Балалар бакчасы өчен түләүләр арту хакында «Татар-информ» агентлыгында сөйләячәкләр Агентлык сайтында матбугат конференциясеннән онлайн-трансляция оештырыла.

(Казан, 18 гыйнвар, «Татар-информ»). Иртәгә, 19 гыйнварда, 10.00 сәгатьтә «Татар-информ» агентлыгында оештырылачак матбугат конференциясендә Татарстанның балалар бакчаларында түләүләрнең артуы хакында сөйләячәкләр.

Матбугат конференциясенең кунаклары – ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Илсур Һадиуллин, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының мәктәпкәчә белем бирү бүлеге башлыгы Эльвира Измайлова.

«Татар-информ» агентлыгы сайтында матбугат конференциясеннән онлайн-трансляция оештырыла. Теләге булган һәркем үзен кызыксындырган сорау бирә ала.

Гаммәви мәгълүмат чараларын аккредитацияләү pr@tatar-inform.ru электрон почтасы ярдәмендә үткәрелә.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр