ҺАВА ТОРЫШЫ -12 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
"Казан" агросәнәгать паркы 2017 елгы эшчәнлегенә Президент каршында хисап тотты
Күренекле режиссерлар Тумашевларны Балтач районы Нөнәгәр авылында зурлап искә алдылар
Кыргызстан халкы төрек телендәге китаплар һәм газеталар белән кызыксына
Арча-Әтнә хәрби комиссариаты иң оста шахматчыларны ачыклады
VII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенында 750 вәкил катнашачак

Дин

Симферополь янындагы Дубки авылында мәчет төзи башладылар

18 гыйнвар 2018, 12:20

Симферополь янындагы Дубки авылында мәчет төзи башладылар Иман йорты һәм аның корылмалары бер гектар мәйданда торгызыла.

(Казан, 18 гыйнвар, «Татар-информ»). Симферополь янындагы Дубки авылында тантаналы шартларда мәчет төзи башладылар. Бу хакта Кырым мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Иман йорты торгызыла торган участокның мәйданы бер гектар җирне тәшкил итә. Әлеге территориядә мәчет, шулай ук мәдрәсә бинасы (якшәмбе мәктәбе) булачак. Мәчет бер үк вакытта 450 кешене сыйдырачак. Комплексның әйләнә-тирәсендә парк зонасы булдыру күздә тотыла.

Төзелеш эшләре 2019-2020 елларда тәмамланыр, дип көтелә.

Мөселманнар тормышында мәчет – рухи пакьлыкның чагылышы һәм туры юлга чакыру ул, дип искәртте тантанада Кырым мөфтие Әмирали Аблаев. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр