ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Быел Сәләт аланы һәм форумнарында 20 мең кеше катнашачак
Быел Биләрдә алты Сәләт Форумы узачак
Төнлә Казанда +3 градус булачак
Даниянең иммиграция министры мөселманнарга Рамазан аенда ял алырга тәкъдим итә
21 майның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Рәсми Татарстан, Җәмгыять

Юлда иминлек саклау полициясенең кыскартуга эләгәсе экипажларын саклап калу җаен таптылар

18 гыйнвар 2018, 11:55 , Фото: prav.tatarstan.ru

Юлда иминлек саклау полициясенең кыскартуга эләгәсе экипажларын саклап калу җаен таптылар Эчке эшләр министры сүзләренчә, хезмәткәрләрнең бер өлеше муниципаль хезмәткә күчәчәк.

(Казан, 18 гыйнвар, «Татар-информ», Александр Елисеев). Татарстан эчке эшләр министры Артем Хохорин «Татар-информ» агентлыгына республика ЮХИДИ идарәсендә көтелгән кыскартуларга аңлатма бирде. Моңа кадәр хәбәр ителгәнчә, Россия Президенты шул хактагы указны 2017 елның 31 декабрендә имзалады. Ил буенча Дәүләт автоинспекциясенең 10 мең хезмәткәре (Татарстанда – 190) кыскартылачак.

«Без дәүләт хезмәтләре (машина йөртү таныклыгы бирү, транспорт чарасын теркәү) күрсәтелә торган урыннарда хезмәткәрләрне эштән азат итмәячәкбез. Бу - Дәүләт автоинспекциясе өлкәсендә беренче генә кыскартулар түгел инде. Әгәр 2010 елдан алып исәпләсәк, 500дән артык ЮХИДИ хезмәткәре эштән җибәреләчәк.

Чынлыкта, әлеге сан юллардагы иминлеккә тискәре йогынты ясамый. Соңгы елларда видеокамералар, башка төрле инновацион алымнарны киң кулланабыз, шуңа күрә билгеле бер компенсация бар. Өстәвенә, Татарстан Президенты муниципаль хезмәткәрләр санын 165кә арттыруны хуплады. Без кыскартуга эләгәчәк 23 экипажны саклап калу җаен таптык. Бер хезмәткәр - федераль полициягә, экипаждагы икенче хезмәткәр муниципаль хезмәткә күчә, әлеге экипажлар эшләрен дәвам итәчәк. Юлларда нарядлар санын киметү күздә тотылмый», - дип искәртте Артем Хохорин.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10