ҺАВА ТОРЫШЫ -12 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
"Казан" агросәнәгать паркы 2017 елгы эшчәнлегенә Президент каршында хисап тотты
Күренекле режиссерлар Тумашевларны Балтач районы Нөнәгәр авылында зурлап искә алдылар
Кыргызстан халкы төрек телендәге китаплар һәм газеталар белән кызыксына
Арча-Әтнә хәрби комиссариаты иң оста шахматчыларны ачыклады
VII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенында 750 вәкил катнашачак

Рәсми Татарстан

Татарстанда 2017 елда суд приставлары 272 миллион сум алимент түләттергән

18 гыйнвар 2018, 11:00 , Фото: Султан Исхаков

Татарстанда 2017 елда суд приставлары 272 миллион сум алимент түләттергән Узган елда суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе карамагында алимент түләттерү буенча 37 мең 395 башкарма производство булган.

(Казан, 18 гыйнвар, «Татар-информ», Елена Кривопатре). 2017 елда суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе татарстанлылардан 272 миллион сум күләмендә алимент түләттергән. «Татар-информ» агентлыгында ведомствоның эш нәтиҗәләренә багышлап үткәрелгән матбугат конференциясендә Татарстан баш суд приставы урынбасары Эльвира Лабашова шул хакта белдерде.

Узган елда суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе карамагында алимент түләттерү буенча 37 мең 395 башкарма производство булган. Аларның гомуми күләме 3,42 миллиард сум тәшкил иткән. Ваемсыз ата-аналарга карата 982 җинаять эше кузгатылган. Бу – узган елга караганда 184кә артыграк.

«Бурычны түләттерүдә иң нәтиҗәле чараларның берсе - ата-аналарны транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан вакытлыча мәхрүм итү. Шуның нәтиҗәсендә узган елда 160 миллион сум акча түләттерелде», - дип искәртте Эльвира Лабашова.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр