ҺАВА ТОРЫШЫ -20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
24 февральнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Лениногорскида укучы баланы бәрдергәннәр
"Казан" агросәнәгать паркы 2017 елгы эшчәнлегенә Президент каршында хисап тотты
Күренекле режиссерлар Тумашевларны Балтач районы Нөнәгәр авылында зурлап искә алдылар
Кыргызстан халкы төрек телендәге китаплар һәм газеталар белән кызыксына

Мәдәният

Башкорт сатиригы Халыкара Хемингуэй исемендәге премиягә лаек булды

18 гыйнвар 2018, 09:39 , Фото: http://www.bashinform.ru

Башкорт сатиригы Халыкара Хемингуэй исемендәге премиягә лаек булды Премиянең жюри составына танылган язучылар, шагыйрьләр, журналистлар, әдәби тәнкыйтьчеләр һәм нәширләр керә.

(Казан, 18 гыйнвар, «Татар-информ»). Канада Корольлегендә 2017 елда Эрнест Хемингуэй исемендәге әдәби премия лауреатлары билгеле булды, дип хәбәр итә «Башинформ» агентлыгы.

Әлеге абруйлы халыкара бүләккә Россия, Канада, АКШ, Казахстан, Украинадан 13 каләм әһеле лаек булды. Алар арасында күренекле башкорт язучысы, Россиядә танылган сатирикларның берсе, күп кенә халыкара әдәбия премияләр, иҗади бәйгеләр һәм фестивальләр лауреаты Марсель Сәлимов (Мар. Сәлим) та бар, диелә хәбәрдә.

Эрнест Хемингуэй исемендәге әдәби премия рус телле авторларга ярдәм күрсәтү өчен «Litsvet» нәшрияты һәм «Новый Свет» (Тороното) журналы тарафыннан 2015 елда гамәлгә куелган.

Премиянең жюри составына танылган язучылар, шагыйрьләр, журналистлар, әдәби тәнкыйтьчеләр һәм нәширләр керә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр