ҺАВА ТОРЫШЫ +12 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Казанда VI Республика ифтарының беренче көне узды
26 майның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
“Ак Барс” җәйге ялдан июль уртасында чыга
«Алабуга» МИЗда Stadler компаниясенең җитештерү мәйданчыгы булдырылырга мөмкин
Чиләбедә “Акыллы Баш” интеллектуаль уены узды

Җәмгыять

Андрей Кузьмин: "Татарстан-24" төбәкләргә уңышлы чыкты

18 гыйнвар 2018, 09:17

Андрей Кузьмин: Холдинг җитәкчелеге регионаллар чыгара торган барлык программаларны диярлек саклап кала алды.

(Казан, 18 гыйнвар, "Татар-информ", Диана Авакян). "Татарстан-24" телеканалы җирле каналларның мөмкинлекләрен сизелерлек киңәйтте, диде «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Андрей Кузьмин "Татар-информ" агентлыгына биргән интервьюсында.

"Татарстан Президенты йөкләгән бурычларны үтәдек. Безнең муниципаль телестанцияләрне коткару идеясе гамәлгә ашты. Без муниципаль мәгълүматны республика дәрәҗәсенә чыгаруга ирештек. Телеканалның төп максаты да шуннан гыйбарәт, - диде Кузьмин. - Моңарчы район хәбәрләре республика каналларында бик тә мөһим вакыйга уңаеннан гына барлыкка килсә, бүген исә яңалыклар көндәлек режимда (хәтта сәгате белән) эфирга чыга".

Холдинг җитәкчелеге регионаллар чыгара торган барлык программаларны диярлек саклап кала алды. Өстәвенә, еш кына аларга иң яхшы вакыт – иртән һәм кич прайм-тайм бирелде.

Бүгенге көндә телекомпаниянең 11 региональ партнеры бар: Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Лениногорск, Нурлат, Яшел Үзән, Биектау, Зәй, Буа, Баулы, Мамадыш.

“Мин безнең каналлар урында төшерә торган сюжетларның сыйфаты яхшыруын күзәтәм. Безнең өйрәтү, эшләрен билгеле бер стандарт буенча көйләү нәтиҗәсендә, алар үзләрен вак хезмәткәр итеп кенә тоймый башладылар. ”Татарстан-24” каналында кабул ителгән стандарт заманча, динамикалы – нәкъ менә бүгенге тамашачы кабул итә торган”, - дип сөйләде “Татмедиа” акционерлык җәмгыяте гендиректоры.

Быел "Татарстан-24" компаниясе җиһазларны яңарту белән шөгыльләнәчәк, дип өстәде Андрей Кузьмин. 

Канал 22 нче төймәгә урнашу кабель операторлары белән өчен тыгыз элемтә тота. "Таттелеком" белән килешенгән, дип белдерә гендиректор.

Алдарак "Татар-информ" агентлыгы Андрей Кузьмин "Татарстанда кабель һәм спутник карыйлар, эфир антеннасында утыручылар аз" дип әйтүен язган иде.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10