ҺАВА ТОРЫШЫ -17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Лениногорскида укучы баланы бәрдергәннәр
"Казан" агросәнәгать паркы 2017 елгы эшчәнлегенә Президент каршында хисап тотты
Күренекле режиссерлар Тумашевларны Балтач районы Нөнәгәр авылында зурлап искә алдылар
Кыргызстан халкы төрек телендәге китаплар һәм газеталар белән кызыксына
Арча-Әтнә хәрби комиссариаты иң оста шахматчыларны ачыклады

Рәсми Татарстан

Рөстәм Миңнеханов 2017 ел нәтиҗәләре буенча Идел буе округы медиарейтингында лидер

18 гыйнвар 2018, 08:27 , Фото: Ильнар Тухбатов

Рөстәм Миңнеханов 2017 ел нәтиҗәләре буенча Идел буе округы медиарейтингында лидер Бу нәтиҗәне бәйсез “Медиалогия” Россия мәгълүмати-аналитика системасы чыгарган.

(Казан, 18 гыйнвар, “Татар-информ”). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 2017 ел нәтиҗәләре буенча, чираттагы тапкыр Идел буе федераль округы субъектларында эшләүче җитәкчеләр медиарейтингында лидер булды. Бу нәтиҗәне бәйсез “Медиалогия” Россия мәгълүмати-аналитика системасы чыгарган.

Татарстан Президенты узган елда матбугатта 118 мең 271 хәбәрдә искә алынган. Аның медиаиндексы 783 мең 630,4 не тәшкил итә. Икенче урынны Саратов өлкәсе губернаторы Валерий Радаев алган. Аның медиаиндексы 446 мең 914,6. Өченче урында 18 сентябрьдә губернатор итеп билгеләнгән Пермь өлкәсе башлыгы Максим Решетников. Аның медиаиндексы 408 397.

Россия башлыклары рейтингында узган ел нәтиҗәләре буенча Рөстәм Миңнеханов 2016 елда ук биләгән дүртенче урынны саклады. Беренче өчлектә Мәскәү мэры Сергей Собянин, Чечня башлыгы Рамзан Кадыров, Мәскәү өлкәсе губернаторы Воробьев. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр