ҺАВА ТОРЫШЫ +12 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Казанда VI Республика ифтарының беренче көне узды
26 майның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
“Ак Барс” җәйге ялдан июль уртасында чыга
«Алабуга» МИЗда Stadler компаниясенең җитештерү мәйданчыгы булдырылырга мөмкин
Чиләбедә “Акыллы Баш” интеллектуаль уены узды

Фән һәм мәгариф

КФУның татар теле һәм геология буенча олимпиадаларында 200 укучы катнашты

17 гыйнвар 2018, 20:40

КФУның татар теле һәм геология буенча олимпиадаларында 200 укучы катнашты Олимпиадада җиңүчеләрнең исемнәре март ахырында билгеле булачак.

(Казан, 17 гыйнвар, «Татар-информ»). Бүген Казан федераль университетының төбәкара предмет олимпиадаларының 11 гыйнварда башланган кара-каршы туры дәвам итте. Татар теле буенча олимпиадада республиканың 130 укучысы, геология буенча Татарстан, Башкортстан, Чувашиядән килгән 70 кә якын укучы катнашты. Бу хакта вузның медиапорталында хәбәр ителә.

9-11 сыйныфта укучылар өчен КФУ төбәкара предмет олимпиадалары 15 февральгә кадәр дәвам итәчәк. КФУга керү өчен өстәмә баллар җыярга теләүчеләр өчен сынаулар 20 фән буенча узачак.

Җиңүчеләр арасына олимиадада катнашучыларның 8 проценты керергә мөмкин, призерлар һәм җиңүчеләр бергә барлык катнашучыларның 25 процентын тәшкил итәчәк.

Олимпиада җиңүчеләренең исемнәре март ахырында билгеле булачак.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10