ҺАВА ТОРЫШЫ -11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
17 февральнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Рөстәм Миңнеханов чаңгычыларны эстафетада уңышлы чыгышлары белән котлады
Татарстан приставлары сатуга Казан уксус заводы бинасын һәм самолет куйды
Казанда китап кибетендә Әдәби марафон проекты җиңүчеләрен бүләкләделәр
Россия кызлары Казанда бадминтон буенча Европа чемпионатында “бронза” яулады

Мәдәният

Уфада “Курай даны” телевизион премиясен булдырдылар

17 гыйнвар 2018, 21:27

Уфада “Курай даны” телевизион премиясен булдырдылар Телепремия “Курай” музыкаль-күңел ачу телеканалын популярлаштыру максатыннан булдырылган.

(Казан, 17 гыйнвар, «Татар-информ»). Башкортстанда "Курай-ТВ" телеканалы “Курай даны” Республикакүләм телевизион премиясен гамәлгә куйды, дип хәбәр итә “Башинформ” мәгълүмат агентлыгы.

Ул башкорт телен пропагандалау һәм саклау, халык традицияләрен үстерү һәм тамашачылар аудиториясен җәлеп итүгә юнәлдерелгән “Курай” музыкаль-күңел ачу телеканалын популярлаштыру максатыннан булдырылган.

Премия “Елның иң яхшы җырчысы”, “Ел меценаты”, “Эшлекле ханым”, “Иҗади гаилә”, “Кул остасы”, “Җир кешесе”, “Каләм остасы, “Һөнәр остасы”, “Миһербанлы гаилә”, “Иң яхшы клип төшерүче” номинацияләрендә җиңүчеләргә тапшырылачак, диелгән агентлык хәбәрендә.

"Курай даны" телепремиясе 4 турда үткәреләчәк. Гала-концерт 2019 елның февралендә узар дип планлаштырыла.

Җиңүчеләргә медальләр, дипломнар, акчалата һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылачак.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр