ҺАВА ТОРЫШЫ -21 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
IV Төрки яшьләр фестивале делегатлары актерлык серләренә төшенде
Туган тел көне Әтнәнең Бәрәскә авылында - театр бәйрәменә, авыл бәйрәменә әйләнде
Татарстан “Ата-аналарның бердәм БДИ тапшыру көне” Бөтенроссия акциясенә кушылды
Тел, әдәбият һәм сәнгать институты тарафыннан 2017 елда 69 китап әзерләп чыгарылган
22 февральнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Рәсми Татарстан, Спорт

Алексей Песошин: Спорт корылмалары халыкның барлык катламнары өчен үтемле булырга тиеш

17 гыйнвар 2018, 19:00

Алексей Песошин: Спорт корылмалары халыкның барлык катламнары өчен үтемле булырга тиеш Премьер-министр яңа бурычлар билгеләде.

(Казан, 17 гыйнвар, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Татарстанның Премьер-министры Алексей Песошин Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгының 2017 елгы эшенә бәя биреп, 2018 елга яңа бурычлар билгеләде. Хөкүмәт башлыгы чыгышында төп макроикътисади күрсәткечләр буенча Татарстанның алдынгылар сафында булуын билгеләп узды.

"2017 ел нәтиҗәләре буенча, республикада уртача айлык хезмәт хакы 32 мең сумнан артык. Бу мәсьәләдә без Идел буе төбәкләре арасында тотрыклы рәвештә лидерлар сафында. Министрлык тарафыннан Россия Президенты Владимир Путинның тренерларның хезмәт хакларын тигезләштерү буенча "Май указы" нигезендә зур эш башкарылган. Спорт мәктәпләре җитәкчеләренә хезмәт хакы түләү буенча проблемалы мәсьәләне эш тәртибендә хәл итәчәкбез", - дип ышандырды Алексей Песошин.

Хөкүмәт башлыгы катлаулы масштаблы бурычларны хәл итүләре өчен министрлык хезмәткәрләренә, яшьләр оешмаларына рәхмәтен белдерде. Аның әйтүенчә, бу беренче чиратта эре халыкара, бөтенроссия чараларын уздыруга кагыла. Экспертлар бәяләмәсе буенча, аларга карата кызыксыну зур булган. "Югары профессионализм өчен зур рәхмәт", - диде ул.

Алексей Песошин республикада яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыруда эзлекле эш алып барылуын билгеләп узды. Аның әйтүенчә, узган елда яшьләрнең республика җитәкчелеге белән 30 лап очрашуы үткәрелгән. "Яшьләр инициативаларына ярдәм төрле грант конкурслары аша да күрсәтелә. Бүген республика инфраструктура үсешенә зур игътибар юнәлтүче төбәкләр исемлегендә. Мәдәният, мәгариф, спорт учреждениеләрен яңартып кору буенча саллы эш башкарылды, узган елда яшьләр сәясәте инфраструктурасын яңартып кору буенча да эшләвебез әһәмияткә ия. Сәламәтләндерү лагерьларын, яшьләр үзәкләрен, яшүсмерләр клубларын үзгәртеп кору юнәлешендә эш башкарылды. Быел да бу эшне дәвам иттерү зарур", - диде Премьер.

Песошин сүзләренчә, быел яшь буынны проект эшчәнлегенә җәлеп итүгә, перспектив компетенцияләргә өйрәтүгә игътибар юнәлтү кирәк. Бу мәсьәләдә кулланырлык коралларның берсе итеп ул ресурс яшьләр үзәкләрен атады. "Аларны яңа инфраструктур объектлар базасында гына түгел, хәзер дә гамәлдә булган яшьләр үзәкләрендә булдыру зарур", - ди ул.

Хөкүмәт башлыгы әйтүенчә, яшьләр даирәсендә экстремизм, ксенофобия идеологияләре үтеп керүгә каршы тору өстенлекле бурычларның берсе санала. "Гражданнар җәмгыятенең барлык институтлары системалы рәвештә эшләгәндә генә нәтиҗәле эш көтәргә мөмкин. Экстремизмны профилактикасының яңа кызыклы формаларын гамәлгә кертү кирәк. Бүген без "җимергеч" идеология белән торган саен күбрәк очрашабыз, аңа безнең яшьләрнең бирешүенә юл куя алмыйбыз. Бүген бу безнең төп приоритет", - диде.

Премьер-министр әйтүенчә, соңгы елларда физик тәрбия һәм спорт һаман киңрәк колач җәя. "Татарстан үзен Россия Федерациясенең әйдәп баручы төбәкләрнең берсе итеп күрсәтә. Спорт өлкәсендә төп бурычларның берсе югары казанышлар спортында нәтиҗәлелекне арттыру булырга тиеш", - диде ул һәм республика җитәкчелегенең тырышканнарны күрүенә, буш итмәвенә ишарәләде. "Республика алдынгы спортчыларга һәм командаларга ярдәм итәргә тырыша, заманча шартлар тудыра, түләүләрне арттыра", - дип ул 2017 елда бюджеттан барлыгы 141,5 млн сум акча түләнгәнен әйтте.

Песошин министрлыкка, муниципалитетларның башкарма комитетларына, ДЮСШ җитәкчелегенә сәләтле балалар белән эшне тирәнәйтергә кушты. Ярышларда катнашучыларның нәтиҗәләрен арттыру өчен өйрәтү-тренировка уздыру процессы көчәйтелергә тиешлеген билгеләп узды. "Министрлык яшь спортчыларның югары нәтиҗәләргә ирешүенә уңайлы шартлар тудырырга, аларны үстерергә тырышырга тиеш", - диде.

"Безгә спорт инфраструктурасын куллануны яхшыртырга кирәк", - дип Хөкүмәт башлыгы спорт сарайларының физик мөмкинлекләре чикле кешеләр, пенсия яшендәгеләр һәм башка категория кешеләр өчен дә үтемле булырга тиешлекләрен белдерде.

Алеасей Песошин 2017 елда республика Президенты һәм Хөкүмәте тарафыннан министрлыкның спорт порталын булдыру идеясе хупланганын билгеләп узды. "Спорт порталы нәтиҗәсендә халыкның хәбәрдарлыгы артыр дип ышанабыз. Республикада булдырылган спорт инфраструктурасы нәтиҗәләрен бирергә тиеш", - диде.

Премьер-министр "ГТО" комплексын кертү эше Татарстанда югары дәрәҗәдә оештырылган булырга тиешлегенә басым ясады. "Министрлык алдында физкультура һәм спортның яңа идеологиясен булдыру бурычы тора. Безнең бурыч - физик халәтен сынап карарга теләге булган һәркемгә ГТОның үтемлелеген тәэмин итү", - диде.

Алексей Песошин 9-25 февральдә Көньяк Кореядә узачак кышкы Олимпия уеннарында Татарстан спортчыларына уңыш баглавын белдерде. Шулай ук, ул Россия Президентын сайлау вакыйгасы булачагын искәртте, бу вакыйганың бөтен Россия Федерациясенең үсеш векторын билгеләвен әйтте. Футбол буенча дөнья чемпионаты матчларының да югары дәрәҗәдә узачагына ышанычын белдерде 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр