ҺАВА ТОРЫШЫ -12 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
"Казан" агросәнәгать паркы 2017 елгы эшчәнлегенә Президент каршында хисап тотты
Күренекле режиссерлар Тумашевларны Балтач районы Нөнәгәр авылында зурлап искә алдылар
Кыргызстан халкы төрек телендәге китаплар һәм газеталар белән кызыксына
Арча-Әтнә хәрби комиссариаты иң оста шахматчыларны ачыклады
VII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенында 750 вәкил катнашачак

Икътисад

Татарстанда 200 һәм 2000 сумлык акчалар белән проблемалар турында хәбәр итүне сорыйлар

17 гыйнвар 2018, 17:43 , Фото: Михаил Захаров

Татарстанда 200 һәм 2000 сумлык акчалар белән проблемалар турында хәбәр итүне сорыйлар Сатучының яңа банкноталарны кабул итүдән баш тартуы административ хокук бозу буларак карала.

(Казан, 17 гыйнвар, «Татар-информ»). Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе республикада яшәүчеләрдән 200 һәм 2000 сумлык банкноталарны сатып алу урыннарында кабул итү проблемалары турында хәбәр итүләрен сорый. Бу хакта ведомство матбугат хезмәте хәбәр итә.

Сатучының яңа банкноталарны кабул итүдән баш тартуы административ хокук бозу буларак карала. Моның өчен 50 мең сум күләмендә штраф билгеләнергә мөмкин.

Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе яңа купюраларны кабул итүдән баш тарту буенча кайнар элемтә ачкан.

Бу проблема белән очрашучылар 18-25 гыйнварга кадәр 8 (917) 224-87-94 аша шалтырата ала. Шалтыратулар ял көннәреннән кала 10.00-16.00 сәгатьләрдә кабул ителә, 12.00-12.45 – төшке аш вакыты.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр