ҺАВА ТОРЫШЫ -20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
24 февральнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Лениногорскида укучы баланы бәрдергәннәр
"Казан" агросәнәгать паркы 2017 елгы эшчәнлегенә Президент каршында хисап тотты
Күренекле режиссерлар Тумашевларны Балтач районы Нөнәгәр авылында зурлап искә алдылар
Кыргызстан халкы төрек телендәге китаплар һәм газеталар белән кызыксына

Спорт

Татарстанның 8 спортчысы кышкы Олимпия уеннарында катнашуга кандидат

17 гыйнвар 2018, 16:22 , Фото: Ильнар Тухбатов

Татарстанның 8 спортчысы кышкы Олимпия уеннарында катнашуга кандидат Быел кышкы Уеннар Көньяк Кореянең Пхенчхан шәһәрендә узачак.

(Казан, 17 гыйнвар, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Татарстанның 8 спортчысы быел кышкы Олимпия уеннарында катнашу өчен кандидат булып тора. Бу хакта бүген коллегия утырышында Татарстанның яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов хәбәр итте.

Бу минутларда министрлык узган 2017 елгы эшенә йомгак ясый.

Билгеле булганча, быел кышкы Олимпиада Көньяк Кореянең Пхенчхан шәһәрендә узачак. Владимир Леонов әйтүенчә, бүген Татарстанның 370гә якын атлеты олимпия спорт төрләре буенча Россия җыелма командаларына керә. Министр хәзерге вакытта Татарстаннан 8 кешенең Пхенчханда Олимпия уеннарында катнашу өчен кандидат булуын билгеләп узды.

Олимпиада 9-25 февральдә узачак.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр