ҺАВА ТОРЫШЫ -21 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
IV Төрки яшьләр фестивале делегатлары актерлык серләренә төшенде
Туган тел көне Әтнәнең Бәрәскә авылында - театр бәйрәменә, авыл бәйрәменә әйләнде
Татарстан “Ата-аналарның бердәм БДИ тапшыру көне” Бөтенроссия акциясенә кушылды
Тел, әдәбият һәм сәнгать институты тарафыннан 2017 елда 69 китап әзерләп чыгарылган
22 февральнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Мәдәният

Равил Фәйзуллин язучыларның гонорарларын арттыру мәсьәләсен күтәреп чыкты

17 гыйнвар 2018, 16:02 , Фото: Султан Исхаков

Равил Фәйзуллин язучыларның гонорарларын арттыру мәсьәләсен күтәреп чыкты Бүген "Казан утлары" журналына яңа баш мөхәррир тәкъдим ителде.

(Казан, 17 гыйнвар, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). “Татмедиа” акционерлык җәмгыяте киңәшчесе, озак еллар “Казан утлары” журналын җитәкләгән халык шагыйре Равил Фәйзулин әдәби журналның гонорар фондын арттыру зарурлыгы мәсьәләсен күтәреп чыкты. “Түләнмәгән хезмәтнең кадере юк. Язучы төн йокыларын калдырып иҗат итә икән – хезмәте түләнергә тиеш”, – диде ул. Әлеге сөйләшү "Казан утлары" журналы коллективына яңа баш мөхәррир тәкъдим ителгәндә булды.

“Әдәби журналның гонорарларын арттыруга ирешсәк, бу яңа баш мөхәррир өчен йөз аклыгы булыр иде”, – дип дәвам итте фикерен халык шагыйре.

"Казан утлары" журналын дүрт ел җитәкләгән Илфак Ибраһимов бу мәсьәлә буенча шактый йөрелгәнен, әмма әле уңышка ирешеп булмаганын әйтте. 

Искәртеп үтәбез, бүген “Казан утлары” журналы коллективына яңа баш мөхәррир килде – язучы Рөстәм Галиуллинны “Татмедиа” акционерлык җәмгыяте генераль директоры Андрей Кузьмин тәкъдим итте.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр