ҺАВА ТОРЫШЫ -21 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
IV Төрки яшьләр фестивале делегатлары актерлык серләренә төшенде
Туган тел көне Әтнәнең Бәрәскә авылында - театр бәйрәменә, авыл бәйрәменә әйләнде
Татарстан “Ата-аналарның бердәм БДИ тапшыру көне” Бөтенроссия акциясенә кушылды
Тел, әдәбият һәм сәнгать институты тарафыннан 2017 елда 69 китап әзерләп чыгарылган
22 февральнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Сәясәт

Җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге Россия Президентына кандидатлар рейтингын бастырган

17 гыйнвар 2018, 15:09 , Фото: Ильнар Тухбатов

Җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге Россия Президентына кандидатлар рейтингын бастырган Сораштыру мәгълүматлары буенча, сайлауларга килүчеләр саны 70 процентны тәшкил итәчәк.

(Казан, 17 гыйнвар, “Татар-информ”). Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге Россия Президентына кандидатлар исемлеге рейтингын бастырып чыгарган, дип хәбәр итә “Известия”.

Сораштыру мәгълүматлары буенча, сайлауларга килүчеләр саны 70 процентны тәшкил итәчәк. 11 процент респондент тавыш бирергә әзер булуын белдергән, 12 проценты әлегә хәл итмәвен әйткән.

Сораштыруда катнашучыларның күбесе (73,2 процент) гамәлдәге дәүләт башлыгы Владимир Путин өчен тавыш бирәчәген җиткергән. Павел Грудинин һәм Владимир Жириновскига 6,1 процент, Ксения Собчакка –1,2  процент, Григорий Явлинскийга – 0,8 процент, Борис Титовка 0,3 процент сораштырылучы тавыш бирергә җыена.

Сораштыру 2018 елның 11–15 гыйнвар көннәрендә уздырылган. Анда 5 мең кеше катнашкан.

Искәртеп үтик, Россия Президентын 2018 елның 18 мартында сайлаячакбыз.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр