ҺАВА ТОРЫШЫ -12 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
"Казан" агросәнәгать паркы 2017 елгы эшчәнлегенә Президент каршында хисап тотты
Күренекле режиссерлар Тумашевларны Балтач районы Нөнәгәр авылында зурлап искә алдылар
Кыргызстан халкы төрек телендәге китаплар һәм газеталар белән кызыксына
Арча-Әтнә хәрби комиссариаты иң оста шахматчыларны ачыклады
VII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенында 750 вәкил катнашачак

Җәмгыять

Татарстанда ир-атларның 35 проценты пенсия яшенә дә җитми

17 гыйнвар 2018, 15:18 , Фото: Ильнар Тухбатов

Татарстанда ир-атларның 35 проценты пенсия яшенә дә җитми Татарстанда 44 мең 12 үлем очрагы теркәлгән.

(Казан, 17 гыйнвар, «Татар-информ», Чулпан Шакирова). Татарстанда ир-атларның гомер озынлыгы кими. 2017 елда вафат булган барлык ир-атларның 35 проценты 60 яшькә дә җитмәгән. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинеты каршындагы ЗАГС идарәсенең киңәйтелгән коллегиясе вакытында билгеле булды.

“Республикада күпчелек ир-атлар пенсия яшенә дә җитми”, – диде ЗАГС идарәсе башлыгы Альбина Шәвәлиева. – 35 процент ир-ат 60 яшькәчә вафат булган. Хатын-кызлар арасында исә мондый үлем очраклары 13 процентны тәшкил итә.

Аның сүзләренчә, узган ел Татарстанда 44 мең 12 үлем очрагы теркәлгән. Бу узган елга караганда 2,1 процентка кимрәк.

“Мондый динамика республикада өченче ел рәттән күзәтелә”, – диде идарә тармагы башлыгы.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр