ҺАВА ТОРЫШЫ -20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
24 февральнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Лениногорскида укучы баланы бәрдергәннәр
"Казан" агросәнәгать паркы 2017 елгы эшчәнлегенә Президент каршында хисап тотты
Күренекле режиссерлар Тумашевларны Балтач районы Нөнәгәр авылында зурлап искә алдылар
Кыргызстан халкы төрек телендәге китаплар һәм газеталар белән кызыксына

Сәясәт

Балык Бистәсе башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Илдар Таҗетдинов булырга мөмкин

17 гыйнвар 2018, 11:16

Балык Бистәсе башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Илдар Таҗетдинов булырга мөмкин       Таҗетдинов кандидатурасын җирле совет депутатларына Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин тәкъдим итәчәк.

(Казан, 17 гыйнвар, “Татар-информ”). Балык Бистәсе районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифасын вакытлыча башкаручы Илдар Таҗетдинов булырга мөмкин, дип хәбәр итте “Татар-информ”га үз чыганаклары.

Таҗетдинов кандидатурасын җирле совет депутатларына Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин тәкъдим итәчәк.

Агентлык әңгәмәдәше мәгълүматлары буенча, Илдар Таҗетдиновны Балык Бистәсе муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифасын вакытлыча башкаручы итеп билгеләячәкләр. Ул 2011дән 2018 елга кадәр “Алабуга” махсус икътисади зонасы генераль директоры урынбасары вазифасында булган.

2013 елның октябреннән җирле советны җитәкләп килгән Балык Бистәсе районы башлыгы Илһам Вәлиев вазифасыннан китә. 11 сәгать 30 минутта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашындагы Балык Бистәсе районы советы утырышы уза, анда муниципалитет башлыгының отставкага китүе кабул ителәчәк.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр