ҺАВА ТОРЫШЫ -12 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
"Казан" агросәнәгать паркы 2017 елгы эшчәнлегенә Президент каршында хисап тотты
Күренекле режиссерлар Тумашевларны Балтач районы Нөнәгәр авылында зурлап искә алдылар
Кыргызстан халкы төрек телендәге китаплар һәм газеталар белән кызыксына
Арча-Әтнә хәрби комиссариаты иң оста шахматчыларны ачыклады
VII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенында 750 вәкил катнашачак

Сәясәт

Илһам Кашапов Питрәч районы башлыгы булды

17 гыйнвар 2018, 10:20 , Фото: prav.tatarstan.ru

Илһам Кашапов Питрәч районы башлыгы булды  Депутатларга яңа район башлыгын Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин тәкъдим итте.

(Казан, 17 гыйнвар, “Татар-информ”). Илһам Кашапов Татарстанның Питрәч районы башлыгы булды. Бу хакта “Татар-информ”га үз чыганакларыннан хәбәр иттеләр.

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин җирле совет депутатларына әлеге кандидатураны - Илһам Кашаповны район башлыгы вазифасына тәкъдим итте. Утырышта җирле советның 42 депутатының 41е катнашты. Совет Илһам Кашаповны Питрәч районы башлыгы итеп сайлануына тавыш бирде.

Заседание Совета Пестречинского муниципального района. Принимает участие Премьер-министр Республики Татарстан А.В. Песошин. Фото: Михаил Фролов
“Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка һәм Питрәч районы Советының барлык депутатлар корпусына минем кандидатураны Татарстанның Питрәч районы башлыгы вазифасына күрсәтүдә ышаныч белдергән өчен тирән рәхмәтемне җиткерәм”, - дип җиткерде Илһам Кашапов.

Яңа башлык район алдында торган бурычларны билгеләп үтте. “Төп бурыч итеп, районны социаль-икътисади яктан үстерү, халыкның тормыш дәрәҗәсен яхшырту, заманча яшәү һәм хезмәт шартларын тудыру дип саныйм. Бу эшләрне төп юнәлешләрне тормышка ашырудан башка, ә аларның берсе инвестицияләрне җәлеп итү, мөмкин түгел”, - диде Илһам Кашапов.

Заседание Совета Пестречинского муниципального района. Принимает участие Премьер-министр Республики Татарстан А.В. Песошин. Фото: Михаил Фролов

Моннан тыш ул, икътисади отышлы һәм көндәшлеккә сәләтле җитештерүне булдыру, шулай ук алга таба авыл хуҗалыгын үстерүне атады.

Илһам Кашапов Питрәч районында Ленино-Кокушкино авыл җирлеге депутаты булып тора. 2016 елның сентябреннән “Казан кошчылык фабрикасы”н җитәкли.

Заседание Совета Пестречинского муниципального района. Принимает участие Премьер-министр Республики Татарстан А.В. Песошин. Фото: Михаил Фролов

Татарстанның Питрәч районы башлыгы Эдуард Дияров үз вазифасыннан китте Эдуард Дияров Питрәч районы башлыгы хезмәтен 2013 елның сентябреннән башкарган.

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашындагы Питрәч районы советы утырышында район башлыгы отставкасы кабул ителде.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр