ҺАВА ТОРЫШЫ -20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
24 февральнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Лениногорскида укучы баланы бәрдергәннәр
"Казан" агросәнәгать паркы 2017 елгы эшчәнлегенә Президент каршында хисап тотты
Күренекле режиссерлар Тумашевларны Балтач районы Нөнәгәр авылында зурлап искә алдылар
Кыргызстан халкы төрек телендәге китаплар һәм газеталар белән кызыксына

Икътисад

Хайваннар өчен поездларга электрон билетлар сатыла башлады

16 гыйнвар 2018, 20:35 , Фото: Салават Камалетдинов

Хайваннар өчен поездларга электрон билетлар сатыла башлады  Йорт хайваннары белән сәяхәт итәргә яратучылар хәзер алар өчен электрон билет сатып алырга мөмкин.

(Казан, 16 гыйнвар, “Татар-информ”). Йорт хайваннары белән сәяхәт итәргә яратучылар өчен электрон билет сатыла башлый. Бу хакта Россия тимер юллары җәмгыяте хәбәрендә әйтелә, дип җиткерә “Российская газета”.

Поездга утырганда пассажир үз песие йә башка хайванына урын өчен бастырылган контроль купон күрсәтергә тиеш була. Шулай ук аның кулында ветеринардан хайванның прививка алганлыгы һәм сәламәт булуы хакындагы белешмә дә булырга тиеш.

Әлегәчә йорт хайванын үзең белән поездда алып бару өчен билет яки кул йөген үзең белән алу турындагы квитанцияне вокзалга килеп, әлеге хезмәт өчен еракка баручы поездлар кассасына мөрәҗәгать итеп алырга кирәк иде.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр